Әс-сәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Барыгызны да ихластан пәйгамбәребез туган ай белән нәлеб тәбрик итәбез. Мәүлид ән-Нәби һәрберебез өчен дә мәртәбәле ай булып тора. Бу – гаиләләребез, дус-туганнар белән җыелышу, бер-беребезгә ислам диненең кыйммәтләре турында җиткерү мөмкинлеге. Әлеге көннәрдә без Аллаһыга рәхмәт әйтәбез,  Мөхәммәд пәйгамбәр рухына салават багышлыйбыз һәм, әлбәттә, изге Коръәнне укыйбыз. Бүген һәм алдагы көннәрдә дә Аллаһы Тәгалә һәм Аның яраткан Илчесе Мөхәммәд пәйгамбәребезне искә алып яшәсәк иде. Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә яхшы сүз, җаннарыбызга ислам һәм Коръәннең якты нурын иңдерсә иде. Яраткан һәм хөрмәткә лаек пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көне якынлашкан көннәрдә без дин кардәшләребезгә бүләк ясарга уйладык һәм «Коръән әһелләре» газетасының беренче номерын әзерләдек. Әлеге газетаның Коръәнне өйрәнү юлында ярдәме зур булыр дип ышанабыз. Биредә Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә Коръән белән бәйләнешле барлык яңалыклар урнаштырылып киләчәк. Сез Коръәнне өйрәнүчеләр һәм аны башкаларга өйрәтүчеләр, ислам нурын таратырга ярдәм итүчеләр, үзләренең гыйлемнәре белән уртаклашырга әзер булган мөхтәрәм кешеләр турында яңа һәм кызыклы язмалар белән танышып бара алачаксыз. Изге гамәлебез дәвамлы булыр, аның файдасын республикабыздан читтә яшәүче кардәшләребез дә тоя алырлар дип өметләнәбез! Сезне һәм якыннарыгызны Аллаһы Тәгалә үзе сакласын!

Ихтирам һәм изге догалар белән «Коръән нуры» хәйрия фонды җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров

1 Comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*