Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре «Мөкаддимә Әл-Җәзәрия» һәм «Төхфәт Әл-Әтфәл» таныклыкларына ия булды

6-нчы мартта Казан ислам университетында Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендәге мөслимәләргә Коръән укуның «Мөкаддимә Әл-Җәзәрия» һәм «Төхфәт Әл-Әтфәл» кагыйдәләр җыелмасын уңышлы ятлаулары турындагы таныклыклар тапшырылды.

Традиция буенча чара Коръән аятьләрен укудан башланды, соңыннан Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең директоры Габдрәшит Фәизов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Хафиз дәрәҗәсенә ирешкән ханымнарны Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм сөннәт эшләре оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров, мөхтәрәм абыстай Әлмирә Әдиятуллина һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова котладылар.

Коръән тектсын уңышлы гына тулысынча ятлауларын раслый торган таныклыкка 16 хафизә ия булды.

«Татарстанда хафизлар саны артуына шатланабыз. Күпләрегез мәчет каршыларындагы курсларда Коръән сабагы бирә, балаларыбызның сезнең кебек остазлардан гыйлем алуына сөенәбез. Гыйлемнәрегез артып торсын, яшь буын сезнең кебек җаваплы, гыйлемле, максатчан остазлардан үрнәк алсын. Уңышлар сезгә!» – дип теләкләрен җиткерде Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм сөннәт эшләре оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*