Татарның асыл кызы: Коръән-хафизә Фахирә абыстайның нәсел-нәсәбе…

Сулдан уңга: Салих Фәхретдинов, Гариф һәм Фахирә Шүкүревлар. Әлмәт, 1964.

Хатын-кыз – рухи тынычлык, гаиләдәге гармония, өй җылылыгы, йорттагы бәрәкәтнең нигезе. Шушы бурычлар белән беррәттән еш кына көчле ир затларына гына йөкләнгән зур җаваплылыкны да үз җилкәләрендә тартып барырга туры килгәли аларга. Моңа тарихның һәр чорыннан мисал китереп буладыр. Татарларда да мактанырлык, татар хатын-кызларының батырлыклары, гыйлемнәре белән дан тотарлык дәлилләр җитәрлек. Тарих битләрен актара башласак, энҗедәй кыйммәтле асылташларга юлыгырга мөмкин… Әлеге язмабызның да төп герое Шүкүрова Фахирә абыстай үз заманының зыялы шәхесе, игелекле балалар тәрбияләүче бөек ана, имамлык-остазлык вазифаларын да үз җилкәсендә тартып барган мәгърифәтче, Коръәнне яттан белгән хафизә, кыскасы, татарның асыл бер шәхесе була…

Чишмә башы…

Шүкүрова Фахирә Корбангали кызы, 1892-1982 еллар аралыгында яшәп, татарга-исламга фидакарьләрчә хезмәт куя. Тарихка күз салсак, сугыш елларында хатын-кызлар ир-атлар белән беррәттән илне дә саклаган, тылда да аларның вазифаларын үз җилкәләренә алган. Шулай ук атеизм (Алласызлык) вакытында хатыннар, апалар, аналар вакытлыча имам эшләрен дә алып барган. Фахирә абыстай да нәкъ менә шундыйлардан була, ул Татарстан Республикасының Әлмәт районындагы Бигәш авылында беренче мәчетнең азанчысы (мәзин) Корбангали Габдерәфиков гаиләсендә сигез бала арасында иң соңгысы булып туа. Яшьтән үк ул рухи тәрбия ала, хәер, моңа шаккатырлык та түгел, аның әнисе Шәмсурый бинте Җәләлетдин бине Сәйфетдин бине Сөбханкол бине Бикмөхаммәд бине Юлдаш (1856-1936) хәзерге Азнакай районының Әгер авылындагы имам кызы була. Әтисе Сәйфетдинов Җәләлетдин (1826-1891) Риза Фәхретдин әтисенең (1859-1936) бертуган абыйсы булган.

Нык династия…

Балачактан үк Фахирә барлык туганнары белән дә аралашып, ислам гореф-гадәтләрен күңеленә сеңдергән. Апасы Зөхәйрә һәм аның ире Латыйф Туйкин – хәзерге Лениногорск районындагы Зәй-Каратай авылы имамы аның тәрбиясенә аерым игътибар биргәннәр. Абыйсы Әбелгат Рафиков (1870-1940) Бигәш авылы имамы булган, ә аның хатыны Мортазина Хөббелбанат (1885-1975) Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) азанчысы Мортаза Хәлилрахманов кызы булган. Мортаза Хәлилрахманов 1-нче номерлы мәдрәсәдә Һади Атласи белән берлектә эшләгән. Һади Атласи үз чиратында 1-нче номерлы мәчет имамы, Дәүләт Думасы һәм Милли мәҗлес депутаты, укытучы, җәмәгать эшлеклесе, публицист һәм “Себер тарихы” (1911), “Сөенбикә” (1912), “Казан ханлыгы” (1913) кебек китаплар авторы, алга таба 1918-1929 елларда 2-нче дәрәҗәдәге Бөгелмә мәктәбендә тарих, география һәм алман теле укытучысы. Әнисе ягыннан абыйлары Татарстан Республикасының Азнакай районы Әгер авылы имамнары Харис (1862) һәм Зәкуан (1868-1936), ә апасы Нурҗиһан (1870-1935) Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылының ахуны Багаветдин Хөснетдинов хатыны булган.

Икенче абыйсы Әбелмәкәрим Рафиков Казан янында шулай ук имам булган, ә иң кече абыйлары Гариф Рафиков (1887-1925) мәгърифәтчелек эшчәнлеген алып барган, Бөгелмә шәһәрендә халыкка белем бирү бүлеген җитәкләгән. Шул вакытта Гариф үзенең хатынын Хәсәншина Гасимә Хәсәновнаны очрата, киләчәктә ул ТР атаклы укытучысы итеп таныла һәм Ленин Орденына лаек була. Гариф Рафиков үзе икенче дәрәҗә мәктәбендә Фазыйл һәм Кәбир Туйкиннар белән берлектә математика дәресләрен укыткан. Укытучылык эшчәнлеге алдыннан Туйкиннар рухи тәрбия алганнар, алар Казан шәһәренең “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыган. Фазыйл Туйкин Уфа шәһәренең “Галия” мәдрәсәсендә укыткан һәм үзеннән соң мөселман гаиләсендә тәрбия институты өчен өстәл китабы булып торган “Әхкем ислам” китабын язып калдырган. Фахирәнең икенче апасы Рафикова Зәйнәп (1886-1966) Бигәш авылының 2-нче мәчете мәзине Мөхәммәтҗан Абдуллинның бертуган абыйсы Әхмәтҗанның (1875-1941) хатыны булган.

Гыйлем эстәп…

Фахирә Корбангали бине Габдерәфик бине Исхак бине Йосыф бине Кильмамәт бине Урманчы Бигәш мәдрәсәсендә рухи белем алып аны гаиләсендә ныгыткан. Белем алуны ул Казан шәһәрендә дәвам иткән һәм алга таба Коръән-хәфизә булган.

Риза Фәхретдин бертуганының кызы Фәхретдинова Наилә Салихова истәлекләре буенча: “Кичүчат авылыннан кияүгә чыгу сәбәпле китүдән соң, мин рухи белем алуны Бигәш авылында Фахирә абыстайда дәвам иттем. Фахирә абыстай кызларны өй алып баруга өйрәтә, гаилә тормышына әзерли иде”.

Гаиләсе…

Фахирә абыстай 1910 елда Шөгер авылының имамы Мөхәммәдгариф бине Зыятдин бине Мөгыйнетдин бине Габдерәшит бине Ханафия бине Габдулла бине Колмөхәммәт бине Акмөхәммәт бине Сөләйман әш-Шөгөригә (1884-1965) кияүгә чыккан һәм шул авылда абыстай булган. Ул хатын-кызларны укырга, язарга, тегүгә һәм чигүгә өйрәткән. Аның ире 1916 елда үз хисабына ишегалдында өй төзеткән һәм шунда мәктәп ачкан, биредә ул малайларны гарәп телендә язарга һәм укырга өйрәткән, география, тарих һәм дин дәресләре укыткан. Аларда биш бала туган: Мәсһүдә (1912-1997), Әсхәт (1917-1988), Сәгыйдә (1914-2008), Сәгадәт (1922-1967), Раушан (1924-2009). Кызы Раушания Шөгердә бораулау скважинасына беренче юл салучысы була, ә аның ире Садриев Самат Сәлахович Советлар Союзы Герое – аңа багышланган бюст Геройлар аллеясында урнаштырылган.

Имамлык һәм мәгърифәтчелек юлы…

1965 елда ире үлгәннән соң Коръән-хәфизә Фахирә абыстай улы Әсхәт янына Әлмәт шәһәренә күчеп киткән. Ул рухи эшчәнлеген гаилә кысасында дәвам иткән. Килене – Шүкүрев Әсхәт Гарифович хатыны Шәҗәрә (1925) истәлекләре буенча: “Кайнана Фахирә абыстай Коръән-хафизә иде, шуңа күрә халыкта аңа ихтыяҗ булды. Әсхәт үзе гарәпчә укый да, яза да белә иде. Ул әтисенең эшен дәвам итеп метрика китапларындагы язулар буенча үзләренең туганнарының тууларын һәм үлемнәрен теркәп барды”. Әлеге китапларның күчермәләре хәзерге вакытка кадәр Ямаева Әлфия Фәритовнада (Рафикова) сакланып калган. Әтиләре Гариф үлгәннән соң Шәҗәрә һәм Әсхәт Риза Фәхретдин каберенә барып дога укыганнар. Каберне алар Уфа шәһәренең мөселман зиратында тапканнар.

Фахирә абыстайның бертуган абыйсы Әбелгат Рафиковның килене, 2000-2004 елларда Әлмәт шәһәрендә 6-нчы номерлы мәхәллә каршында мәдрәсә төзүне оештыручы һәм әлеге мәдрәсәдә укыткан Рафикова Разыя Нурмөхәммәтова (1926-2012) истәлекләрендә билгеләп үтелгәнчә, Фахирә абыстай аның кызы Зөлфия Ильясовнага исем куштырган, чөнки ул вакытта ир-ат имамны табу шактый кыен булган. Разыя абыстайның истәлекләре Фахирә абыстайның тирән рухи белемнәре турында сөйли. Шундый рухи яктан бай шәхесләр атеизм вакытында Совет заманында Татарстан территориясенең көньяк-көнчыгышында үз эшчәнлекләрен алып барган.

 Фотода сулдан уңга: Салих Фәхретдинов, Гариф һәм Фахирә Шүкүревлар. Әлмәт, 1964.

Кулланылган әдәбият:

  1. Рукописи Альфии Фаритовны Ямаевой «Р.Фахретдин и его роственники». – Альметьевск, 2012.
  2. Атласи Һади «Рухият». – Казан.
  3. Э.Ханнанова-Галимҗанова. «Бертуган Туйкиннар». – Казан: Рухият, Жыен, 2007.
  4. Кабир и Фазыл Туйкины «Эпоха, личность, действительность». Материалы межрегиональной научно-практической конференции. – Альметьевск, 2015.
  5. Туйкин Ф.А. «Эхкем ислам». – Уфа, 2002.
  6. Фахретдин Р. «Асар», 3том.
  7. Исхаков М.Ш. «Наш Лениногорск». – Казан, 2005.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*