«ЯШЬ ХАФИЗЛАРГА – БҮЛӘК» АКЦИЯСЕ КЫСАЛАРЫНДА 250 БАЛАГА КҮЧТӘНӘЧ ТАРАТЫЛДЫ

Республикада сентябрь аеннан «Яшь хафизларга – бүләк» акциясе башланып китте. Әлеге чара кысаларында «Иман энҗесе» мөселман йортының «Фатыйма» ятимнәр йорты сабыйлары, «Әтиләр» (Казан), «Ярдәм» (Казан), «Иманлы гаилә» (Биектау) мәчетләре шәкертләре, шулай ук Россия ислам институты хезмәткәрләренең балалары тәм-томнардан һәм дини китаплардан торган күчтәнәчләр алды. Акция «Коръән нуры» хәйрия фонды һәм «Иман энҗесе» мөселман йортының «Фатыйма» ятимнәр йорты тарафыннан Милли хәйриячеләр берлеге – «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды, «Инсан медиа групп» ҖЧҖ, «Ихлас» мөселман кибете һәм РИУ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге булышлыгында уздырылды. «Акциянең максаты – балаларда мөселман бәйрәмнәренә карата мәхәббәт тәрбияләү, ислам гореф-гадәтләренең асылы белән таныштыру. Без әлеге бәйрәм рухын мөселман бәйрәмнәрендә булдырырга телибез. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгында менә инде берничә ел Ураза һәм Корбан гаетләре эшләми торган бәйрәм көн дип игълан ителде. Ә менә бәйрәм рухын без бергәләшеп булдырырга тиешбез: бүләк бирешү, бер-береңне кунакка чакыру, дус-танышларны котлау гадәткә керсә иде. Гаилә, остазлар, өлкән буын вәкилләре бу юнәлештә актив эш алып барырга тиеш. Балаларыбызның мөселман бәйрәмнәрен яхшы белүләрен һәм аларны көтеп алуларын телибез», – дип билгеләп үтте Ибраһим Сабиров.

1 Comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*