КАЗАНДА «КОЯШЛЫ БАЛАЧАК» РЕСПУБЛИКА КОНКУРСЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

Татарстан Халыклары дуслыгы йортында узган бәйрәмдә журналның 100-дән артык укучысы – «Кояшлы балачак» республикакүләм иҗат бәйгесе җиңүчеләре җыелды. Агымдагы елның 11-нче ноябрендә узган чарада  финалга чыккан 20 бала «Коръән нуры» номинациясендә Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Хәйриячеләрнең Милли Берләшмәсенә керә торган «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды һәм «Коръән нуры» хәйрия фондының хезмәттәшлеге кысаларында үткән чарада Илдар хәзрәт Хисаметдинов һәм «Коръән нуры» хәйрия фонды җитәкчесе ярдәмчесе Алинә Бикмуллина катнашты. Шуны да искәртеп узарга кирәк, 2016 ел башыннан ай саен чыгып килә торган журнал битләрендә «Коръән нуры» рубрикасы алып барыла. Фонд әлеге гамәл белән балаларны Коръән сүрәләрен өйрәнергә өнди, аларны Изге китапны уку кагыйдәләре белән таныштыра.

1 Comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*