Өч Коръән-хафиз иҗаза алды

2017 елның апрелендә КИУ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкертләреннән булган өч егет – Габдрахман Исламов, Солтан Әсхабов, Илдар Имамиев – Коръәнне тулысынча ятлап бетерде. Моннан кала, алар «Төхвәт Әл-Атфәл» шигъри кагыйдәләр җыелмасын ятлап чыккан һәм хәзерге вакытта «Мүкаддимә Җәзәрия»не ятлыйлар. Барлык өч юнәлеш буенча да аларга «Иҗаза» тапшырылды. Белешмә өчен: Коръән буенча иҗаза – пәйгамбәребез Мөхәммәдтән صلى الله عليه وسلم алып башланган Коръәнне тапшыру хокукы. Хафизлар үзәге 30-дан артык шундый белгеч әзерләп чыгарды.

1 Comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*