Балаң хафиз булсын дисәң…

Баланы Изге Коръән китабы белән кайчан таныштыра башларга? Кемдер Коръәнне йөклелек чорында ук сабый “хәтеренә сеңдерә башлый”, кемдер – бала туу белән әзерләнә, өченчеләре исә баласының аңлый башлавын көтә. Һәрбер мөселман өчен бала да, Изге Коръән китабы да – Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге. Сабыеңны Коръән белән тәрбияләү, Коръән кыйммәтләре белән үстерү, хафизлык дәрәҗәсенә җиткерү – һәрбер мөселманның да зур хыялыдыр. Әлеге юлның үз авырлыклары да, серләре дә бар. Мисыр галиме, шәригать фәннәре белгече, Коръән-хафиз, шәех Хәсән Һәдия белән шул хакта әңгәмә корып алдык.

– Әссәләмү  галәйкүм вә рахмәтуллаһи бә бәракатүһү! Хәзрәт, бүгенге көндә башкалабыз Казанда теләгән мөселманнар мәчет каршындагы курсларга балаларын инде 2-3 яшьтән Изге Коръәнне укырга-ятларга йөртә ала. Шулай да бала Коръәнне ничә яшьтә ятлый башласа хәерлерәк, яхшырак?

– Вәгаләйкүм әссәләм вә рахмәтуллаһи бә бәракатүһү! Коръәнне истә кадыру өчен иң яхшы вакыт – баланың өченче яшенә күчү вакыты, нәкъ менә шушы чорда сабый кыска сүрәләрне ятлый башлый. Бер ел эчендә ул Коръәннең “Гаммә” сүрәсенә кадәр ятлап чыга ала һәм дүртенче яше киткәндә киләсе парәгә күчәргә мөмкин. Шул рәвешле дәвам иткәндә, бала алты яшенә инде 3 парәне яттан беләчәк. Соңыннан, алты яшьтән соң, ятлау процессын көчәйтү өчен көн саен, баланың мөмкинлекләренә карап, бер бит яисә ярты бит күләмендә ятлауны көндәлек режимга кертергә кирәк. Алты яшькә кадәрге чорда өч парәдән дә артыкны ятлатырга кирәк түгел, беренчедән, бу хәтергә зур йөк булачак һәм баланы балачагыннан мәхрүм итәчәк. Аллаһы Тәгаләдән иманлы балалар тәрбияләүдә һәм Изге Коръәнне ятлауда җиңеллекләр сорарга кирәк.

– Коръәнгә мәхәббәтне ничек тәрбияләргә, бала белән Коръән арасын ничек якынайтырга була?

– Изге Коръән – Аллаһы китабы, аңа охшаш китап бу дөньяда юк, ялган аңа берничек тә үтеп керә алмас. Әлеге китап үзенең битләренә һәм аятьләренә барлык алдагы күктән иңгән китапларны, моңа кадәр яшәп киткән халыкларның тарихларын һәм киләчәк турындагы хәбәрне алган. Аллаһы әлеге китапны дөнья өчен җитәкчелек буларак иңдергән. Раббыбыз әйткән: “Әлиф. Ләм. Мим. Коръәннең Аллаһыдан иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче – һидәятдер” (“Бәкара” сүрәсе). Әлеге китап аша Аллаһы Тәгалә кешеләрнең тормышларын оештырган, аларның үз-үзләрен тотышларын тәртипкә салган һәм рухи башлангычларын күтәргән.

Изге Коръәнне ятлау – аны өйрәнүче өчен бу дөньяда да, киләсе тормышта да зур дәрәҗә. Гыйбадәт вакытында кешеләр өчен имам булып кына калмый ул, Аллаһы Тәгалә, ул Изге Коръәнне ятлап чыгуга, кешеләрнең аңа карата булган мәхәббәтен арттыра. Шулай ук Коръән ятлау аның үз-үзен тотышын, әхлагын уңай якка үзгәртә һәм начарлык, шайтан, тискәре сыйфатлардан саклый. Киләсе тормышта аңа түбәндәгеләр әйтеләчәк: «Коръәнне дөньяда ничек ачык итеп укыган булсаң, шулай укы. Синең урының укыячак соңгы аятең белән булыр». Пәйгамбәребез ﷺ Кыямәт көнендә Коръән үзен укучыны яклаячагын җиткерде: «Коръән укыгыз, ул Кыямәт көнендә үзен укучыларга шәфәгатьче булыр!»

Шуңа да Коръәнне ятлау зур эш булып тора: бала туганчыга кадәр, ана карынында булган вакытта ук, моңа вакыт бүлеп бирергә – даими рәвештә Коръән тыңларга кирәк. Йөклелек чорының соңгы айларында Аллаһы Китабын даими тыңласаң, сабый аңа ияләшә, ярата, туганнан соң да Коръән тавышын эзли башлый. Бу дөньяга килгәч, йоклаганда да, уянгач та Коръәнне күп итеп тыңлатырга кирәк, шул вакытта гына аның йөрәгендә Коръәнгә булган мәхәббәте һәм ияләшүе артачак.

Әзрәк үсә төшкәч, балага кечкенә сүрәләр һәм «Гаммә» җүзен өйрәтә башлыйбыз. Өйрәтү барышында төрле җәзалар, кул күтәрүләр булырга тиеш түгел, киресенчә, дәресне яхшы үзләштергән өчен бүләкләр бирергә, сәяхәткә алып чыгарга кирәк, Коръәннең әһәмиятлелеген һәм ни өчен өйрәнергә кирәклекне аңлату сорала. Әлеге китапның Аллаһыдан икәнлегенә, аны ятлаучы кеше ике дөнья бәхетенә ирешәчәклегенә төшендерергә кирәк. Шул вакытта безнең хафизларыбыз да күп булыр, алар безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә шатлык кына китерерләр.

– Һәр бала да Коръән ятлауга теләп алынмаска мөмкин, ничек дөрес итеп әлеге юлга алып керергә?

– Бала аңлый торган телдә Коръәннең ни дәрәҗәдә зур могҗиза һәм безнең өчен Аллаһы Тәгаләнең бүләге булуын аңлатырга кирәк. Башкача була да алмый, Коръәндә – бу дөнья бәхете дә, ахыйрәт бәхете дә бит! Коръән-хафизлар мөселманнар тарихында зур роль уйнаган һәм лидер- әйдаманнар булганнар, Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгалә аларны Үзенең ике дөнья бәхете белән бүләкләгән. Коръән ятлауга чакырганда, балаларга бүләкләр вәгъдә итәргә, Коръәннең теге яисә бу өлешен өйрәнсә яки дөрес итеп укыса, аның теләген үтәү шартын куярга мөмкин. Шулай ук Изге Коръәннең бөеклеге һәм кыйммәте турында аудио һәм видеолар да җитәрлек, балалар Коръән ятлауның әһәмиятлелеген аңласын һәм кызыклы ысуллар белән өйрәнсеннәр өчен аларны да куллануны киңәш итәр идем.

– Аллаһы Китабы ятлар өчен җиңел, аһәңле телдә булса да, татарларга гарәп телендә ятлау кыенгарак туры килә. Балалар өчен Коръән ятлауның гади һәм җиңел ысулы бармы?

– Беренче нәүбәттә, ике дөньяда да зур дәрәҗәләргә ирешергә теләгән әти-әниләр чыннан да үзләренең балаларын гарәп теле нигезләренә өйрәтергә тиешләр. Гарәп телен белеп һәм мәгънәләрне аңлап ятлау Коръәнне иң тиз һәм нәтиҗәле ятлау ысулы булып тора. Гарәп телен белмичә дә Коръәнне истә калдырырга мөмкин, әмма бу бала өчен күпкә катлаулырак булачак.

Гарәп теленең әһәмиятлелегенә килсәк, минем фикеремчә, һичьюгы элементар гарәп теленә  өйрәтергә кирәк, бала гади генә аятьләрне дә укый һәм аңлый алырга тиеш. Татар телендә гарәп алынмалары шактый, Коръән ятлаганда күп кенә сүзләрнең таныш булуы шулай ук җиңеллек бирәчәк. Бала үсә төшкәч, гарәп телен яхшылап өйрәнә башлый һәм Коръәнне дә күбрәк аңлый алачак, Изге Китаптагы мәгънәләрне һәм әхлакый кыймәтләрне кешеләргә җиткерер дәрәҗәгә җитәчәк. Гарәп теленең нигезләрен өйрәтү белән бергә, балаларыбызга Изге Коръәнне танылган шәехлар тарафыннан яздырылган аудиотасмаларны тыңлатырга кирәк, әйтик, Әл-Хусарины. Бу кече яшьтән үк балада Коръәнгә Коръәнгә карата мәхәббәт уятырга һәм ияләштерергә булыша. Соңыннан киләсе этапка күчәбез – көн саен, баланың мөмкинлекләреннән чыгып, ярты бит яисә тулы бер битне ятлау соралачак.

Иң яхшысы – балага компьютерда әлеге ятлый торган битне әзерләп куярга кирәк, ул аны күп тапкырлар тыңлый, соңыннан шәех яисә Коръән укытучысы белән укый башлый, аннары исә Коръәннән башка сөйли алганчыга кадәр кабатлауга күчә. Шул рәвешле Коръән тулысынча ятлана.

– Бүгенге көндә хафизлар ислам культурасында нинди урын алып тора?

– Хафиз ислам культурасында зур дәрәҗәгә һәм мактаулы урынга лаек. Беренчедән, намаз укыганда мөселманнар арасында имам булу хокукы беренче чиратта хафизга бирелә, ягъни моның белән Аллаһы Тәгалә Коръәнне яттан белгән кеше зур урынга һәм югары дәрәҗәгә ия икәнлеген раслый. Шулай ук мөселман өммәте хафиз дәрәҗәсендәге кешегә хөрмәт белән карый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхәбәләре шул рәвешле Әбү Бәкр Әс-Сиддыйкны (Аллаһы аннан разый булсын!) хәлиф итеп сайлаганнар, аннан соң Усман ибн Аффанны (Аллаһы аннан разый булсын!), әлеге сәхәбәләр Изге Коръәнне китап итеп туплауда да – Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Җәбраиль фәрештә җиткергән тәртиптә җыюда да зур роль уйнаганнар, Изге Китап бүгенге көнгә кадәр үзгәрешсез килеп җитсен һәм Кыямәт көненә кадәр мөселманнар өчен җитәкчелек булсын өчен тырышканнар.

Изге Коръәнне ятлау – мөселманның шәхесе, аңлылыгы, мәдәнияте өчен беренче һәм иң әһәмиятле элементларның берсе, аның ярдәмендә исламны, аның принципларын һәм әхлакны кешеләргә дөрес итеп җиткереп була. Коръән-хафиз ахирәттә әти-әнисе өчен яклаучы булачак, әти-әниләренә шулай ук хөрмәт таҗы кидертеләчәк. Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә “Коръәнне ник өйрәнергә?” дигән китабым чыкты, теләгән кеше әлеге китаптан Коръән ятлауның әһәмиятлелеге һәм өстенлекләре турында күбрәк укып белә ала.

– Киңәш-теләкләрегез өчен зур рәхмәт, хәзрәт! Аллаһы Тәгалә балаларыбызны Коръән юлыннан алып барырга, Коръән әхлагы белән тәрбияләргә һәм хафиз дәрәҗәсенә җиткерергә насыйп әйләсен! Амин!

Әңгәмәдәш – Алинә Бикмуллина

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*