Кисәтү

Дөреслектә Без Коръәнне Үзебез иңдердек һәм
үзгәрүдән аны Үзебез сакларбыз.

«Хиҗер» сүрәсе, 9нчы аять

Бисмилләһи-рахмәни-рәхим.

Әлхәмдүлилләһи Раббил галәмин.

Минем Коръәнне өйрәнүем шушы сүзләрдән башланды.

Рәхмәтле вә рәхимле Аллаһы Тәгалә исеме белән.

Барлык мактаулар Галәмнәр Раббысына булсын.

Остазыбыз әйтә: «Сәхабәләр, бер аятьне аңламыйча, асыл мәгънәсенә төшенмичә, икенче аятькә алынмаган», – ди.

Безнең заманның тизлеге башка. Техник казанышлар Коръән ятлауны бермә-бер җиңеләйтте. Соңгы елларда гына да әллә никадәр электрон җиһаз чыгарылды. Үзе укый, үзе ятлаттыра.

Ятлавын җиңеләйтте дә, аңлауны…

*******

Остазыбыз әйтә: «Безнең бабайлар Коръәнне китаптан өйрәнгән», – ди. Минем чын китапларны музейда гына күргәнем бар. Фантаст язучыларның китапсыз заманнар турында әсәрләре бар бит – нәкъ шулай. Китапларны учакта якмадылар анысы. Коръәнгә кемнең кулы күтәрелсен. Үзеннән-үзе шулай килеп чыккан. Башта электрон китаплар, телефон өчен төрле кушымталар ясаганнар. Алар камилләшә барган. Әкрен-әкренләп кешеләр китаптан баш тарткан.

Коръәнне дә мин I-Quran ярдәмендә өйрәнә башладым. Ул, әйтерсең, гәүдәңнең бер өлешенә әверелә. Шуңа аны үзең белән йөртүнең бернинди дә кыенлыгы юк. Теләгән вакытта укыйсың, өйрәнәсең. Үзе укый, үзе әйтелешеңне дөресли. Безнең хафизлар туры мәгънәсендә тәүлек әйләнәсе кесәләрендә Коръән йөртә… Җаннарында…

*******

«Шундый буын килер: алар Коръән укыр, ләкин укылган Коръәннәре бугазларыннан да үтмәс», – дип сөйләгән иде имам җомга вәгазендә. Ул чакта мин әле бәләкәй малай идем. Бабама ияреп мәчеткә килгән идем. Аптыраган идем шул чакта. Ничек инде – бугазларыннан да үтмәс. Ашык-пошык ашап, алма кисәгенең бугазымда калганы булды. Бик курыктым. Бу сүзләрне ишеткәч шул вакыйга искә төште – Коръән бугазларыннан үтмәгән кешеләр өчен бик борчылдым. Ә ул бөтенләй башкача икән…

*******

Остазыбыз әйтә: «Коръәннең бер сүзен тау өстенә куйсалар, тау чыдамас – ишелер иде», – ди. Адәм баласы шушы йөкне күтәрергә тиеш. Ләкин күтәрә алмаучылар күбәйде. I-Quran безгә Коръән ятлауны шулкадәр җиңеләйтте – безнең өчен ятлауның бернинди авырлыгы калмады.

Остазыбыз әйтә: «Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәлламның холкы Коръән булган», – ди. Безнең акыл I-Quran булды. Шулай итеп, без нинди упкынга тәгәрәвебезне аңламый да калдык…

*******

Балачагымнан тагын бер хатирә. Бабайлар өендә Коръән ашы. Мин бабамның тезләрендә мулланы тыңлап, каршындагы планшетына карап утырам. Хәзрәт әйтә: «Ахырзаман алдыннан Аллаһы Тәгалә Коръәнне кире алачак», – ди. Ашка җыелган бабайлар, барысы бертавыштан уф, дип авыр сулап куя. Ә мин, сабый, планшеттагы Коръәннең ничек итеп юкка чыга алуын күз алдыма китерәм: хәрефләр сикерешә башлый, берәм-берәм, экраннан аерылып, күккә аша…

*******

Күптән түгел бер галимнең язмасын укыган идем. Ул әйтә: «Элек Коръән китап рәвешендә сакланган. Ләкин кәгазь китап – мәгълүмат саклау өчен начар чыганак. Юешләнә, яна, хәрефләре уңа. Безгә кадәрге буыннар шул рәвешле Коръәннең сакланышын куркыныч астына куйган. Мәңгелек дип саналган буяулары да бары тиешле шартларда сакланганда гына «эшли». Без Коръәнне мәңгеләштердек. Электрон җиһаз рәвешендәге Коръән утта да янмый, суда да батмый, гасырлар узганнан соң таушалмый да».

Чынлыкта, ачыктан-ачык әйтмәсәк тә, без барыбыз да шул фикердә идек. Һәм барыбыз да шуның белән алдандык. Без, Аллаһы Тәгаләнең җирдәге хәлифәләре, Раббыбызга каршы мәкер кылмакчы булдык. Ләкин Аллаһы Тәгалә безгә ничек ялгышканыбызны күрсәтте…

*******

Мин иртәнге намаздан соң йокларга ятмыйм. Ишаннар шулай иткән, ди остазым. Намаздан соң таң атканчыга кадәр Коръән укыйм. Бу көнне дә шулай иттем. Җәмәгать белән дога кылуга, I-Quran’ымны чыгардым да – укырга тотындым.

Әлиф. Ләм. Мим.

Зәликәл китабу лә раибә фиһ.

Коръәннең Аллаһыдан иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче – һидаятьтер.

Һәм без шушы һидаятьтән ерагайдык, дип уйлап өлгермәдем – I-Quran сүнде… Нәрсә булды икән дип тикшерергә тотынганчы ук михраб ягыннан остазыбызның елавын ишетеп алдым. Аның да, мәчеттәге бөтен кешеләрнең дә I-Quran’нары сүнгән иде. Таң атып килгән мизгелләрдә без бу фаҗиганең бөтен дөньяны колачлавын аңлаган идек…

*******

Моның сәбәбен без белмәдек. Бүгенгәчә төрле фаразлар кылына. Хәер аның сәбәбе дә мөһим түгел. Иң куркынычы – хафизлар I-Quran’ның мәңгелегенә шулкадәр ышанган иде – күбесе Коръәнне ныклап өйрәнүне, кабатлап торуны кирәк дип тапмады. Беренче көннең ястү намазында ук имам икенче рәкагәтьтә бүленде. Сүрәнең дәвамын артында торган остазыбыз исенә төшерде. Шул мизгелдә минем күңелемне гаҗәеп көчле курку биләп алды. Мин өйрәнергә өлгергән сүрәләрне кабатларга тотындым. Фатыйха һәм 30-нчы парә… Коръәннең нибары утыздан бер өлеше. Мин шул мизгелдә генә үземнең зәгыйфьлегемә төшендем. Иртәнге намаздан соң остазыма ашыктым. Ул да онытканчы дип тизрәк-тизрәк ятлыйсым, Коръәнне аңыма сеңдерәсем килде.

Остазым минем бу ашыгуынмы туктатты. «Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Без китап биргән кешеләр, Аллаһы китабын хак уку белән укыйлар, һәр сүзенә ышанып гамәл кылалар, алар хак мөэминнәр. Аллаһ китабына ышанмаучылар һәлак булучылар». Син, шайтан ләгънәтуллаһ котыртуы белән, Китапны тизрәк ятларга телисең. Шул юл буенча китеп, без шушы көнгә калдык. Аңлап ятла. Коръән белән гамәл кылырлык итеп ятла. Тәмугъ кисәве буласың килмәсә».

*******

«Тәмугъ өч кеше белән яндырылып җибәреләчәк, дип риваять кылына. Ахырзаман җитеп, бөтен мәхлукат һәлак булып, яңадан кубарылып, җыелгач, иң элек Коръән укучы, Аллаһы Тәгалә юлында һәлак булучы һәм бай кешене чакырып алырлар, ди. Аллаһы Тәгалә Коръән укучыга әйтер: «Мин сине Үземнең пәйгамбәрләремә иңдергән хакыйкатькә өйрәтмәдемме?». «Йә Раббым, хактыр, өйрәттең», – дип җавап бирер карый. Аллаһы Тәгалә: «Син нинди гамәлләр кылдың?», – дип сорар. Карый: «Көндез һәм төн уртасында Синең ризалыгың өчен гамәл кылдым», – дип җаваплар. «Ялганлыйсың», – дияр Раббыбыз. Фәрештәләр әйтер: «Син алдаштың. Син кешеләр сине күрсен, синең карый икәнлегеңне белсен өчен тырыштың», – диярләр. Һәм карыйны тәмугъка атарлар… Бай белән Аллаһ юлында һәлак булучы да аның артыннан китәр».

I-Quran сүнгәннән соң беренче җомга иде бу. Имамның сүзләре йөрәккә ук булып кадалды. Ләкин инде соң иде. Җиһазларны нинди генә оста карамады – берсе дә төзәтә алмады. Безнең өчен Коръәнне саклап калуның бердәнбер юлы бертуктаусыз кабатлау һәм Коръән китабын табу иде. Ләкин ул беркайда да юк иде. Хәтта музейларда да. Инде исемнәре онытылган әлләкемнәрнең китаплары бар – том-том. Ә Коръән юк. Кайберәүләр, җомга җиткән саен, ахырзаманны көтеп, көнбатышка карап утыра торган булды. Шәкертләр шунда да шаярырга җай тапты: көнбатышка багып утырган бабайның артыннан килеп көчле ут яктыртып, акылдан язар дәрәҗәгә җиткерделәр бахырны. Явыз шаяру булса да – файдасы тиде: бабай кыйбланың башка юнәлештә икәнен исенә төшерде, алай көнбатышка кадалып утырмас булды.

*******

Остазыбыз: «Җан бугазга килеп җиткәнче тәүбә кабул ителә», – дип еш кабатлый иде. Җиһазларыбыз сүнү җаннарыбызның бугаз төереннән чыгып киткән мизгеле булмагандырмы, тәүбә кылырга соңармаганбыздырмы – шәһәрдән бик еракта урнашкан авыл мәчетендә йокыга китә алмый ятканда мине шул уй бимазалады. Монда килеп чыгуыма әздән генә чыкмый калган фетнә сәбәпче булды. Хәзер без иртәнге намаздан соң остазларыбызның Коръән укуын кабатлый торган булдык. Остаз хәтереннән укый, без эчтән кабатлап барабыз. Шулай укып утырган вакытта берәү тамак кырды. Остаз туктады. Сәлам бирде. Юлчы, сәламгә җавап бирер-бирмәс, шушы урында фәтхә түгел, дәмма укылырга тиешле, диде. Остаз янә укып карады. Юлчы үзенчә укыды. Шулвакыт беребез дә (ә араларыбызда Коръәнне бихисап мәртәбә хәтем кылучылар да бар иде) остазыбызны яклап чыкмады. Әйе, остазыбыз дөрес укый иде. Әмма теге юлчының үз фикерендә нык торуы күңелгә шик кертте. Кем булды ул? Ялгышыбызны төзәтергә теләгән фәрештәме? Болай да адашкан күңелләребезне тагын да бутарга теләүче шайтанмы? Бу бәндәне башка күрмәдек. Ә остазыбыз үзгәрде. Ул шул мизгелдә үк Коръән эзләргә чыгып китәргә әзер иде инде.

*******

Бер галимнең чыгышы искә төште. «Еллар узган саен деменция очраклары арта барачак», – дигән иде ул. Чынлыкта, бу чир безнең гасырның ук вабасына әйләнде инде. Табиблар әллә нинди җиңеп булмаслык авыруларны да дәваларга өйрәнгән иде. Аллаһы Тәгалә чирен дә бирде, дәвасын да. Ә хәтерсезлек бүген яшьләрне дә кыра бара. Бабам 99 яшь тулган көнендә үз акылында җан бирде. Әтием 63 яшь тулган көнен хәтерлидерме, юкмы – хәзер инде белеп булмый. Галимнәр бу чирне җиңәр өчен түгел, аның йогынтысын киметер өчен җиһазлар уйлап табуга күбрәк игътибар бирде. Махсус беләзек бер тапкыр чылтырады – дару эчәргә кирәк. Ике тапкыр тавыш бирде – артыннан су йоту ләзем. Яныңа берәр кеше килсә – кем ул, шуны сөйләп бирде… Акылларын җуючылар өчен култык таягы сыман…

Без акылыбызны җуймаган идек. Кимендә, үзебез турында алай дип уйламый идек. Уйлап та карамадык. Сау-сәламәт килеш, үз теләгебез белән, култык таягына таяндык, инвалид креслосына утырдык… Коръән-Кәримдә мондый аять бар: Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәллам әйтте: «Йә Рабби, минем кавемем ошбу Коръәнне инкяр итеп куйдылар, кабул итмәделәр һәм кешеләрне дә аның белән гамәл кылудан тыйдылар». Бу – Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәлламнең Аллаһы Тәгалә мөрәҗәгате. Әй Пәйгамбәр салләлаһу галәйһи вәсәллам! Безне күрсәң, нәрсә дияр идең икән син…

*******

Иске мәчетнең салкын идәнендә ятканда күңелемне шундый күңелсез уйлар биләгән иде. Остазыбыз йоклыйдырмы – белмим. Бу вакыйгадан соң мин үземнең бөтенләй дә берни белмәвемә төшендем. Ничек килеп эләктем мин монда – белмим. Теге юлчы белән булган вакыйгадан соң булды ул. Таң атканчы мин инде мәдрәсәдән чыгып киткән идем. Ничек чыгып киттем, ничек бардым, монда ничек килеп эләктем – белмим. Төштә сыман гына хәтерлим. Һәм күңелемне иң куркытканы – остазыбыз монда миннән дә иртәрәк ничек килеп эләккән?..

*******

Бу авылны мин ерактан күреп алдым. Тау башында утыра ул. Гап-гади татар авылы. Мәчете, авыл эчендә булса да, ерактан күренеп тора. Аны иң калку урынга салганнар. Иманым камил, күктән карасаң – нәкъ авылның уртасына салганнардыр. Мәчете бик борынгы сыман. Агачтан. Мин үземне танып белгән чактан бирле төзелештә агачтан файдаланмыйлар. Табигатьне саклыйлар. Китаптан ваз кичү дә иң элек шул сәбәптән башланган, диләр.

Авыл башыннан мәчеткә кадәр үткән арада миңа бер кеше дә очрамады. Өйләр ташландык. Бүген бөтен кеше мегаполиста яши. Әби-бабайлар да шәһәргә күченеп бетте. Без дә бабамны үзебезгә алып килгән идек. Җиде көннән кире алып кайтып җирләдек.

Авылда кешеләр бөтенләй юк иде сыман. Әмма мәчет янында нинди хәрәкәт сиздем. Әллә адәм, әллә җен…

*******

Мәчет ишеген ачып җибәрүем булды – әстәгъфирулла, әздән генә сүгенеп куймадым – остазыбызның: «Әссәламегаләйкүм!», – дип сәлам бирүе генә шушы гөнаһтан саклап калды үземне. Күңелемдә сораулар бураны. Остазым, сорауларның урынсыз булуын бер җөмлә белән генә аңлатты: «Мөәзин юк, дип борчылып утыра идем. Чәй пешкән – йотып җибәр дә, азан әйтерсең. Икенде укырбыз».

*******

Мин сорамадым – остазым әйтмәде. Ул бу авылга, шушы мәчеткә аңлы рәвештә килгәндер дип уйлыйм. Мин монда ничек килеп эләккәнмен – белмим. «Изге эштә йөрүчегә фәрештәләр үзләре юл күрсәтә», – ди торган иде бабам.

Иртәнге намаздан соң ятмадык – гадәтләнгәнчә, Коръән укыдык. Мин кабатлап бардым. Остазым укыды. Коръән китабыннан укыды. Әйе, шушы иске мәчетнең агач идәнендә йоклый алмый яткан чакта минем күңелем борчу белән түгел, шатлык белән тулы иде. Гәрчә остазым: «Китапны күңелләргә кайтару алай гына җиңел булмас», – дисә дә.

Ә китапны без икендедән соң ук таптык. Манарада яшерелгән иде ул. Ак сөлгегә төреп, кар-су үтми, кеше күзенә күренми торган җиргә куелган иде. Дин юк ителгән чакта да бу мәчетнең манарасы сакланган. Китап белән бергә кечкенә генә кәгазь кисәге дә сакланган. Анда: «Йә Раббым, Коръәнне Ахырзамангача Үзем саклармын дигән вәгъдәң бар», – дип язылган иде…

 

Илмир Хәбибуллин

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*