Балалар һәм Коръән: ата-аналарга киңәшләр

Коръәнне тулысынча яттан белүче бала – күпләгән ата-аналарның хыялы. Һәм, чыннан да, бу максат иң изге һәм күркәм теләкләрнең берсе булып тора. Бала берничә сүрәне яки хәтта парәне (Коръәннең 1/30 өлеше) хәтеренә сеңдерү белән, әти-әниләр баласына Коръәнне тулысынча ятлату турында уйлана башлый.

Әти-әниләр Коръән ятлауның (хифзның) җиңелләрдән булмавын аңларга тиеш. Әлеге максат укучыдан да, остаз һәм ата-аналар ягыннан да зур тырышлык, үҗәтлек һәм сабырлык таләп итә. Шул рәвешле, балагызны хафизлар курсларына бирү турында карар кабул иткән вакытта, үзегезнең, балагызның һәм аның укытучысының шушы җитди һәм мәртәбәле эшкә алына алуына ышанырга тиешсез.

Әгәр бала укытучы белән шөгыльләнә икән инде, укытучыдан балагызның Коръәнне тулысынча ятлауга керешүенә әзер булу-булмавын сорагыз. Әгәр укытучы балагызны чыннан да хафизлык дәрәҗәсенә ирешү өчен кирәк булган сыйфатларга – түземлеккә һәм тырышлыкка ия дип саный икән, аерым сүрәләрне бик яхшы хәтерендә калдыра икән, бәлки, сезгә, чыннан да, хафизлар курслары турында уйларга вакыттыр. Әмма, барыннан да элек, сез әти-әни буларак чыннан да балагыз өчен әлеге җиңел булмаган максатка ирешүдә вакытыгызны һәм көчегезне сарыф итә алуыгызга ышанырга тиешсез.

Бөтен җаваплылыкны да бала җилкәсенә йөкләргә ярамый. Һәм, әлбәттә инде, укучының үзеннән хафиз булырга теләге бармы дип сорарга кирәк. Юк икән, әти-әниләр әлеге фикердән баш тартса яхшырак, һәрхәлдә, бала үзе теләгәнчегә кадәр.

Кызганычка каршы, күп кенә әти-әниләр бу киңәшкә колак салмый. Еш кына алар баласын Коръән ятларга мәҗбүр итә, югыйсә Аллаһы Китабын яттан белү фарыз гамәл, ягъни мөселманнар өчен төп бурыч булып тормый. Бары тик бала әлеге максатка үзе омтылса, аңа әлеге хәерле бурычны үтәү мөмкинлеге бирелүенә сөенсә генә, хафизлык курсларына бирү турында уйланырга кирәк.

Шулай итеп, баланың Коръән ятлау белән шөгыльләнергә әзер булуы турында карар кабул ителде. Алга таба нишлибез?

Бала хафизлар әзерләү курсына язылгач, ата-аналар һәм укытучылар аны төрлечә бүләкләргә һәм укырга ярдәм итәргә тиеш. Әлеге эшләрне яратып, кайгыртучанлык, йомшаклык белән башкарырга кирәк. Мондый шартларда белем алган кеше зур уңышларга, хәтта башкалар өмет итмәгән үрләргә ирешә ала.

Һәм, киресенчә, әзерләнмәгән дәрес яки яхшы итеп үтәлмәгән биремнәр өчен балага кул күтәрүдән сакланырга кирәк. Әгәр ата-аналар һәм укытучылар балага шундый кырыс мөнәсәбәттә булса, ул Коръәнгә дә, Исламга да нәфрәт белән карый башларга мөмкин. «Таяк белән » Коръәнне ятлаган күпме бала, аны тулысынча истә калдырганнан соң, Изге Китапка карарга да теләми, ятланган дәрес тиз онытыла һәм шул рәвешле күпме тырышлык куеп башкарылган эшегез шунда юк юкка чыгагак. Хафизлар арасында да ялгыш юлларга кереп китүчеләр һәм гөнаһлы тормыш белән яши башлаучылар бар бит. Кызганычка каршы, мондый мисаллар шактый, һәм бу еш кына Коръән гыйлемен көчләп өйрәтүдән килә.

Баланы көч кулланып һәм мәҗбүриләп Коръән ятлатырга ярамый, яртысын яисә бер парәне генә өйрәнсен – ләкин үз теләге белән.

Ата-аналар балаларына хафизлык юлында тагын ни рәвешле ярдәм итә ала?

Бала өчен дога кылыгыз. Ата-аналар догасы зур кыйммәткә ия һәм сез аларга бирә алган иң яхшы бүләк булып тора. Аллаһы Тәгалә – кешеләргә һәр эштә тә ярдәм итүче, Үзенең Китабын да хәтергә сеңдерергә һичшиксез булышачак.

Балага гөнаһлардан сакланырга булышыгыз һәм бүләкләр бирегез. Яктылык һәм караңгылык бер урында һәм бер үк вакытта була алмый. Нәкъ шулай ук Коръән нуры һәм гөнаһлар караңгылыгы бер кешедә берләшә алмыйлар. Гөнаһлы гамәлләр кылып, бала Аллаһыны нәфрәтләндерә, бу – укуга да, Аллаһы белән элемтәне какшатуга да зыян сала. Ата-аналар шуны истә тотсыннар иде: балаларны гөнаһтан көч һәм куркытып кына саклап калып булмый, мәхәббәт белән җылы мөгамәлә генә ярдәм итә ала.

Үрнәк күрсәтегез. Әгәр бала сезнең Коръән укыганны күрсә, кулына үзе дә Изге Китап алырга ашыгыр. Намаз һәм зикерләр мәсьәләсендә дә шул ук хәл. Ризык организмны үстергән кебек, гыйбадәт тә кешенең рухын камилләштерә һәм ныгыта. Баланың рухи сыйфатлары исә аңа Коръән укуны җиңеләйтәчәк кенә.

Баланың дөрес туклануын да кайгыртырга онытмагыз. Бала рационының туклыклылыгы һәм баланслы булуы әһәмиятле; һәр иртә аңа, укырга көче булсын өчен, туклыклы иртәнге аш әзерләгез. Моннан тыш, баланың хәләл ризык белән туклануы мөһим.

Балага җәдвәл төзергә булышыгыз. Хафиз булырга теләгән кешегә үткәннәрне кабатлау һәм яңа аятьләрне өйрәнү өчен көнгә билгеле бер вакыт бүлеп бирү зарур. Моңа тәүлекнең бу билгеле бер вакытын бүлеп бирергә һәм өй эшләренең даими эшләнеп барылуын тикшереп торырга кирәк. Иртәнге һәм ахшам намазларыннан соңгы вакыт – иң яхшысы, шулай да Коръәнне теләсә кайсы уңайлы вакытта көн дәвамында ятларга да мөмкин.

Әлбәттә, әгәр укучы үзе куелган максатларга омтылмый икән, ата-аналар һәм остазлар ничек кенә тырышмасын, әллә ни зур уңышлар булмаячак. Шуңа күрә хафиз булырга теләгән укучы аерым бер сыйфатларга ия булырга тиеш. Аларның кайберләре вакытлар узу белән килә, шуңа күрә балагызда ниндидер яхшы сыйфатлар җитми икән, сезгә һәм Коръән укытучысына йомшаклык һәм артык басым кулланмыйча аларны үстерергә тырышырга кирәк. Моннан тыш, әгәр сез үзегез дә Коръән укыйсыз икән, бу сыйфатлар сезгә дә кирәк булачак.

Ихласлык. Хифз белән шөгыльләнүче Коръәнне бер максат − Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү өчен  ятларга тиеш. Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү − һәр мөэминнең тормыш максаты, шуңа күрә эшләгән һәр гамәле әлеге соңгы максатка ирешү өчен башкарылырга тиеш.

Фидакарьлек. Хифз белән шөгыльләнүче кеше Аллаһы аңа мәртәбәле һәм җаваплы бурыч куйганлыгын таный. Ул Коръән ятлауга күп вакыт һәм көч китүен аңларга һәм аларны сарыф итәргә әзер булырга тиеш.

Игътибарны туплау. Дәресне истә калдыру яки үткәннәрне кабатлау өчен игътибарны тулысынча юнәлтү кирәк. Игътибарны читкә юнәлтә торган барлык факторларны бетерергә һәм күңелең белән Аллаһының Китабына гына бирелергә кирәк.

Дисциплина булдыру. Ата-аналар һәрвакытта да балаларга укуларын искә төшереп торырга һәм алар белән шөгыльләнергә әзер булсалар да, укучылар үзләренә йөкләнгән җаваплылыкны аңларга тиеш. Алар ата-аналарының искә төшерүләрен көтеп утырырга тиеш түгел. Балалар Коръән дәресләре уен һәм күңел ачуларга да аз вакыт калдыруын, уенга чыкканчы, иң беренче эш итеп биремне эшләргә кирәклекне аңларга тиешләр – шул вакытта гына алга китеш, максатка якынаю булачак.

Сабырлык. Бала бер биремнең аңа җиңел биреләчәген, икенчеләре авырлык белән үзләштерелүен аңларга тиеш, һәм ул һәрвакытта да үз хезмәтенең нәтиҗәсен үзе теләгәнчә тиз генә ала алмаячак. Хифз вакыт таләп итә, һәм укучының максатларына тиз арада ирешә алмаган очракта кәефе төшәргә тиеш түгел. Коръән ятлау кайчагында артык катлаулы кебек тоелса да, бу мәсьәләдә һич бирешергә ярамый, чөнки бу хезмәт беркайчан да юкка булмый, ягъни Аллаһы юлындагы бер генә эш тә файдасызга башкарылмас. Шулай итеп, укучы, барлык көчен биреп тырышкан очракта, Аллаһы Тәгалә аңа ятлауны җиңеләйтүен һәм максатына якынайтуын аңларга тиеш.

Рәхмәтле булу. Аллаһы әйтә: «Әгәр сез рәхмәтле булсагыз … Мин сезгә тагын да күбрәк нигъмәт бирәчәкмен» (14:7). Без беркайчан да Аллаһының юмартлыгы вә рәхмәте өчен тиешле дәрәҗәдә шөкер кыла алмыйбыз. Әгәр укучы Коръәнне ятларга мөмкинлек биргән өчен Аллаһыга рәхмәт кылса, Аллаһы Тәгалә аңа әлеге эшендә җиңеллек бирә һәм Үзенең сүзләрен хәтеренә сеңдерергә булыша.

Коръән укучы Аллаһы Тәгаләгә барлык биргән нигъмәтләре өчен рәхмәт әйтергә тиеш, бигрәк тә Коръән укырга мөмкинлек булдыруы өчен шөкерана кылырга кирәк. Мөмкин булганча баланы көн саен ике генә рәкәгать булса да нәфел намазы (шөкер намазы) кылырга өйрәтү зарур, әмма ата-ана тарафыннан ирексезләү булырга тиеш түгел.

Тыйнаклык. Укучының – өлкән яшьтә булсынмы, кече яшьтәме – үзен башкалар белән чагыштыруы гадәти хәл, әмма кайчакта хафиз булырга теләгән кеше үзен башкалардан яхшырак дип саный башлый. Ата-аналар һәм укытучыларның балага хафиз булу мөмкинлеген Аллаһы биргәнлеген исләренә төшерүләре, үзе белән горурлану өчен сәбәпләр булмаганлыгын искәртеп торулары бик мөһим. Аллаһы тәкәбберләрне яратмый һәм Үзенең «бүләген» бик тиз кире алырга һәм башкаларга бирергә мөмкин. Булачак хафиз тыйнак булырга һәм хафиз булырга омтылуы аны башкалардан яхшырак итмәгәнлеген истә тотарга тиеш. Җимеш никадәр авыррак булса, ботак шулкадәр түбәнрәк иелә. Кеше дә шулай: Аллаһы Тәгаләне никадәр күбрәк белсә, шуның кадәр тыйнаграк була башлый, ягъни Аның чиксез мөмкинлекләре каршында үзен вак бер җан иясе итеп тоя.

Бәлки, күптән түгел балагыз инде хафизлар курсын тәмамлагандыр. Бәлки, үзегез дә Коръәнне тулысынча ятлап чыккансыздыр. Нинди генә очрак булмасын, һичшиксез, Коръәнне даими кабатлап торыгыз. Дөньяда теләсә кайсы өлкәдә камиллеккә ирешер өчен, якынча 10 000 сәгать вакытны багышларга кирәк. Диндә дә уңышлы нәтиҗәләр алу өчен, шундый ук күләмдә вакыт сарыф ителүе сорала. Шулай итеп, Коръән ятлау өчен сарыф ителгән вакыт – нигезне формалаштыруга тотылган вакыт, ә чын камиллеккә хафиз әле соңрак килә.

Еш кына бала һәм ата-аналар, Коръәнне өйрәнгәннән соң, даими кабатламыйлар, бала мәктәптәге дәресләргә һәм башка эшләргә бирелә башлый. Әмма хафиз булырга карар кылган кеше әлеге сәләтне сакларга һәм Аллаһы каршындагы вазифасын башкарырга, ягъни гомере азагына кадәр Коръәнгә даими кайтып торырга тиеш. Әгәр аңа Коръәнне йомшаклык, мәхәббәт белән өйрәткән булсалар, үзе дә кешеләргә шундый ук мөнәсәбәт белдерер.

Моннан тыш, хафиз дини гыйлемнәрен арттырырга, башкаларны да Аллаһы Китабына өйрәтергә һәм Аның кушканнары буенча яшәргә тиеш.

Аллаһы барчабызны да туры юлда йөртсен, үзебезгә һәм балаларыбызга Коръән ятлауда һәм аны йөрәк түрләребездә саклауда җиңеллекләр бирсен иде, амин.

Чыганак: Muslim Village

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*