Башкалабызда “Гаилә” мәчете ачылуга берничә ел гына булса да, мәхәлләдә алып барылган эшчәнлек ягыннан гыйбадәт йорты берничә дистә мәчетнең эшен берүзе алып бара диярсең. Җәй дими, кыш дими – балалар да йөреп тора, матур итеп һәр бәйрәмне гөрләтеп уздыралар, ә иң мөһиме – Коръән белән кулга-кул тотынышып атлыйлар…
– Рөстәм хәзрәт, быелгы Рамазан аенда мәчеттә Коръәнгә хәтем кылынды дип беләм…
– Бисмилләһиррахманир-рахим! Алланың рәхмәте белән Рамазан аен матур итеп үткәрергә насыйп булды. Көн саен мәчетебездә авыз ачтырдык. Тәравих намазларын Коръән-хафиз алып барды. Безнең мәчетебез өчен бу бишенче Рамазан ае булып тора. Аллага шөкер, беренче Рамазаннан башлап без даими рәвештә Коръәнгә хәтем кылабыз, ягъни Коръәнне тәравих намазы вакытында тулысынча укып чыктык. Аллаһы Тәгалә хафизларыбыздан разый булсын, ел да хәтем чыгарга үзләренә көч-куәтләрен бирсен. Ел да мәчетебездә ике Коръән-хафиз эшләде: берсе чит илдән, гадәттә Төркиядән килә иде, икенчесе үзебезнең мәхәлләдә үскән Нурмөхәммәт хәзрәт Шәрипов. Быел Рамазанда Нурмөхәммәт хәзрәт Коръәнне тулысынча хәтем кылды…
– Җәйге каникуллар вакытында гадәттә мәчеттә дәресләр туктап тора, сездә исә эшнең кызган чагы гына. Хәзерге вакытта малайлар өчен Коръән дәресләре алып барыла. Җәй көне 2-3 атна гына Коръән дәресе укыту нәтиҗәлеме?
– Бүгенге көндә малайлар өчен Коръән дәресләре алып барыла. Каникуллар вакытында да шундый дәресләрне уздыру күптәнге теләгебез иде. Һәрберебез балаларыбызны Коръәнгә якынайтырга тырышсын, тахфиз дәресләренә бирсен иде. Төп нигезен бирергә кирәк, каникулда башлары укудан ял иткәндә, рухи гыйлем алсыннар иде. Шундый кыска гына вакыт эчендә орлыгын салырга тырышабыз. Мәктәп вакыты җиткәч исә, көн саен булмаса да, атнага ике-өч тапкыр дәрескә йөрсәләр, нәтиҗәсе булачак.
– Мәчеттә ел әйләнәсе дә Коръән дәресләре укытыла. Остазлар кем? Коръән дәресләрендә очрый торган нинди авырлыклар бар?
– Кызлар өчен төркем күптәннән эшли, Әлфия Ягъфәрова алып бара, егетләр өчен дә эшли башлады. Аны Нурмөхәммәт хәзрәт Шәрипов җитәкли. Ике остазыбыз да хафиз дәрәҗәсен алган мөгаллимнәр, шөкер. Авырлыкларга килгәндә, беренчедән, балаларны җыю авыр, икенчедән, аларны кызыксындыру авыр. Шушы ике авырлыкны үтсәләр, калганы үзләреннән тора инде. Әти-әниләр дә, укытучы да, мәчет тә – барыбыз бергә балаларыбызда Корънгә карата мәхәббәт уятырга тиешбез һәм бу юнәлештә эшлибез.
– Дәресләргә йөрүче балаларның алган гыйлемнәре (ятлаган сүрәләре) хисапланып барыламы? Үсеш күзәтеләме? Хафизлык дигән дәрәҗә безнең өчен еш кына көньяк җимешен хәтерләтә: утыртасың, ашламасын да саласың, температурасын да көйләргә тырышасың – җимеш юк, климат туры килми кебек. Ни өчен 13-14 яшьлек балалар арасында хафиз дәрәҗәсен алучылар юк дисәк тә була? Югыйсә, адым саен мәчет бар, дәресләр алып барыла, дини ирек бар. Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?
– Дәресләребезгә йөрүче һәр баланың уңышлары исәпкә алынып-теркәлеп барыла. Балалар арасында хафизлар булмау бездә бу гореф-гадәтнең югалуына бәйле. Мәсәлән, мин Бөгелмә егете – Бөгелмәдә 80-нче елларда ахыргы Коръән-хафиз вафат була, дистә еллар хафизлар булмады. Шөкер, мәчетебездә хафизларыбыз бар, бу гадәтне яңадан торгызырга кирәк. Аннары мәгариф системасын да исәпкә алырга кирәктер. Мәктәптә өй эшләрен дә күп бирәләр. Без укыганда өй эшен дә эшләп өлгерә идек, дәресен дә укый идек. Өйдә бер сәгать дәрес хәзерләп, әти-әниләргә булыша идек, уйный идек. Хәзерге мәгариф системасында башкачарак: балаларның уенга да, ялга да вакытлары калмый, кайтуга башларын күтәрмичә төнге унберләргә кадәр дәрес эшлиләр. Совет чорындагы мәгариф системасы яхшы иде, беребез дә начар укымадык. Яңа система ул Коръәнне ятлауга да зыян китерә, әти-әниләр белән аралашуга да зыян сала. Җитәкчелек аны күбрәк карасын, уйлансын иде…
– Сезнең мәчеттә Коръән бәйгеләре елга берничә тапкыр уздырыла бит, номинацияләр арасында 29, 30 җүз булырга мөмкин, тик ни өчендер ярты Коръән, тулы Коръән буенча беркем дә ярышмый…
– Социаль фәннәр кандидаты буларак, үзем дә моңа социаль яктан да, фән ягыннан да якын килеп караганым бар. Бүгенге көндә барлык мәчетләрдә дә диярлек башлангыч мәктәп балалары бар, башлангыч мәктәптән соң 5, 6, 7 класслар күренә, вә ләкин 8, 9, 10 сыйныфлар юк. Аннары институтка кергәч, яшьләр яңадан кайта башлыйлар. Бәлки, мәгариф системасы зыян саладыр дип уйлыйм. Мәчетебездә ел саен федераль дәрәҗәдәге “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” Коръән бәйгесе уздырыла, март аенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан нәфис затларыбыз арасында Коръән бәйгеләре оештырырга тырышабыз. Аларның барысының да максаты бер – Коръәнне гыйльми дәрәҗәдә үстерергә, халык арасында үстерергә телибез. Балалар арасында 5-6 җүз белүчеләр дә юк түгел, кызганычка без барысын да белеп бетермибез. Балтачта районкүләм конкурста булырга туры килде: анда балаларның һәрберсен исемләп беләләр, катнашучыларның да белем дәрәҗәләре югары. Без, кызганычка каршы, балалар күп булганга, һәрберсен шәхсән истә калдырып бетерә алмыйбыз. Киләчәктә чыннан да Коръән бәйгеләрендә номинацияләрне көчәтергә кирәктер, балаларга да үсеш өчен, Коръәнне күбрәк ятлар өчен зур стимул булачак.
– “Гаилә” мәчетендә, белүебезчә, балаларга да, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә Коръән гыйлеме бирү буенча зур эш башкарыла. Ә үзегезнең гаиләдә ничек?
– Балаларыбыз да, Аллага шөкер, әлеге Коръән дәресләренә йөри. Әлбәттә, иң беренче үзебезнең гаиләдән башларга кирәк. Мәчет, мәктәп, җәмгыятькә һ.б. гына сылтанырга ярамый. Гаиләдә әти-әни тарафыннан үрнәк күрсәтелсә, дингә игътибар бирелсә, Коръән укылса, бала да шул юлдан барыр. Шәхсән үзем дә Россия ислам университетында Коръән факультетын тәмамладым, юнәлешем дә тәфсирләр буенча иде. Алланың рәхмәте белән бүгенге көндә дә Коръән юлыннан баруыбызны дәвам итәбез…
– Бүгенге җәмгыятьтә хафизларга ихтыяҗ бармы һәм ни дәрәҗәдә?
– Һичшиксез бар, безнең мәчетне генә алыйк. Рамазан аенда тәравихларны үткәрәләр, ел әйләнәсе дәресләр алып барыла, халык белән тыгыз эшлиләр, мәхәллә эшчәнлегендә актив катнашалар һ.б. Хафизлар кирәк, алар Аллаһының сүзен – Коръән китабын сакларга, аны киләсе буынга тапшырырга ярдәм итәләр. Әйе, 70 ел дәвамында халкыбыз зур кайгылар күрде, зур югалтулар кичерде, шул исәптән гыйльми яктан да… Бүгенге көндә дини иреклек бар, Коръән кайтты, мәчетләребез рәхәтләнеп эшли… Халкыбыз тарихында булган югалтуларны кайтарыр, гыйльми дәрәҗәне күтәрер вакыт җитте…
Әңгәмәдәш – Алинә Бикмуллина
Изге Коръән китабын ятларга теләүчеләргә 7 киңәш:
- Коръәнне ятлау буенча үзегез өчен план (көненә ничә аять ятларга тиеш булуыгызны) төзегез һәм аңа таянып эш итегез.
- Коръәнне уку һәм ятлауда даимилек күрсәтегез, балачактан билгеле булганча, кабатлау – укуның төп нигезе. Аятьләрне никадәр ешрак өйрәнсәгез, ятлау барышы шулкадәр җиңелрәк булачак. Бер көнне дә калдырмагыз.
- Коръән ятлау барышында кирәкмәс уй-фикерләр комачауламаска тиеш. Күңелегез белән Коръәндә генә булыр өчен, аулак урында калыгыз.
- Аятьләрне мәгънәләре белән өйрәнегез: аятьне өйрәнер алдыннан, тәрҗемәләрне укыгыз, язылганнарның мәгънәсенә төшенергә тырышыгыз.
- Ятланачак аятьне башта аудиотасмадан тыңлавыгыз яхшы булачак. Бу сезгә дөрес итеп укырга ярдәм итәчәк һәм ятлауның сыйфатын яхшыртачак.
- Сүрәләрне кычкырып укыгыз. Кычкырып уку сөйләм органнарын күнектерергә генә түгел, үз-үзебезне ишетергә дә мөмкинлек бирәчәк.
- Һәм иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләдән Коръәнне ятлауда җиңеллекләр һәм белем ачкычлары бирүен сорагыз.
Leave a Reply