ТАТАРСТАН УКУЧЫСЫ II БӨТЕНРОССИЯ «ҖАНЛЫ ТРАДИЦИЯ» КОРЪӘН УКУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ

РИУ каршындагы Коръән-хафизлар әзрләү үзәге студенты Хәлимә Шакирова II Бөтенроссия «Җанлы традиция» Коръән укучылар бәйгесендә җиңде – ул конкурсның иң катлаулы «Коръәннең өчтән бер өлеше» номинациясендә беренче урын алды. Конкурс быел 27-нче ноябрь көнне Саратов шәһәрендә узды. Бәйгедә илебезнең төрле төбәкләреннән мөселман кызлары катнашты. Конкурсның жюри составында Казаннан Бөтендөнья Коръән ятлаучылар оешмасының Коръән фәннәре буенча укытучысы Хәсән Хәдия дә бар иде. Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының вәкаләтле вәкиле, «Коръән нуры» хәйрия фонды җитәкчесе Ибраһим Сабиров конкурска мәртәбәле кунак буларак чакырылды. «Хәлимә Шакирова әле ике ел элек кенә бу бәйгедә конкурстан тыш бүләкләнгән иде. Ике ел эчендә ул үз гыйлемнәрен ныгытты һәм беренче урынга лаек булды. Бу – конкурсантның тырышлыгы, гаиләсенең ярдәм итүе, шулай ук РИУ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең хатын-кызлар бүлеге эше нәтиҗәсе», – дип билгеләп үтте И.Сабиров.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*