ТАТАРСТАННЫҢ КОРЪӘН УКУЧЫ ЯШЬЛӘРЕ X ТӨБӘКАРА КОРЪӘН УКУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ

Агымдагы елның 13-нче ноябрендә Иваново шәһәрендәге Милләтләр йортында X Төбәкара Коръән укучылар бәйгесе үтте. «Коръән нуры» хәйрия фонды рәисе Ибраһим Сабиров әлеге бәйгегә чараны оештыру һәм үткәрү өчен Бөтендөнья ислам лигасының Бөтендөнья Коръән хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле буларак җибәрелде һәм жюри рәисе итеп сайланды. Коръән укучыларның әлеге юбилей бәйгесендә Россиянең 25 төбәгеннән 50-дән артык кеше катнашты. Татарстаннан килгән Коръән укучылар да призлы урыннарга лаек булды. «30 җүз» номинациясендә Мусин Ибраһимга (РИУ) – 1 урын, Обидов Гыймранга (Татарстан) – 2 урын; «2930 җүзләр» номинациясендә Мөхәммәт Йосыповка (РИУ) – 1 урын, Мөхәммәт Сангаковка (Татарстан) – 3 урын бирелде. «Без илебездәге төбәкләр белән хезмәттәшлек итәбез, эшчәнлекне күзәтеп барабыз, катлаулы мәсьәләләрне өйрәнеп, аларны хәл итү юлларын эзлибез. Иваново өлкәсендә алып барыла торган эшчәнлек безне куандыра. Мондый чаралар шәкертләрне тырыш булырга, эшне күңел биреп башкарырга өйрәтә, һәм бу әле үзеңнең сәләтләреңне күрсәтү һәм тәҗрибәле укучылардан осталыкка өйрәнү мөмкинлеге дә», – дип билгеләп үтте И.Сабиров. И.Сабиров үзенең сәфәре вакытында, Иваново мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин белән очрашып, Иваново өлкәсендәге Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә алып барыла торган эшчәнлек белән танышты. Очрашу барышында ике як киләчәктәге хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*