Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен мөселман календаре буенча өченче ай саналган Рабигыль-әүвәлнең 12-нче көнендә билгеләп үтәләр Мөхәммәд пәйгамбәр безнең гасырның 570 елларында Мәккәдә туган. Ләкин аның кайчан тууы турында төгәл мәгълүмат юк, шунлыктан ислам динендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме Мөхәммә пәйгамбәр
Үлгән көнендә уздырыла. Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне исламны кабул итүгә 300 ел узгач кына билгеләп үтелә башлый. Хәзерге вакытта Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен Сүрия, Алжир, Тунис, Марокко һәм башка мөселман илләрендә зурлап билгеләп үтәләр. Пакыстанда ул рәсми бәйрәм санала һәм аны өч көн буе бәйрәм итәләр.
Leave a Reply