Шәех доктор Абдуллаһ ибн Али Басфар

Абдуллаһ ибн Али Басфар Коръән белән 4-5 яшьләрендә үк кызыксына һәм мәчетләрдәге Коръәнне өйрәнү түгәрәкләренә йөри башлый. Шәех Абдуллаһ үзе әйткәнчә, ул җиңел тоелган хәдисләрне үзлегеннән өйрәнә. Күпмедер вакыттан соң Абдуллаһ ибн Али Басфар Коръәнне тулысынча ятлап чыга. Коръән өлкәсендә күренекле ислам галиме доктор Айман Рушди Сувайданы очрата. Ул вакытта доктор Айман Коръәннең тулы текстлары буенча имтихан кабул итә. Биргән әңгәмәләренең берсендә Абдуллаһ ибн Али Басфар болай дигән: «Без доктор Айман Рушди Сувайдага җиңел генә имтихан тапшырырбыз дип уйладык, ләкин мин «Фатиха» сүрәсеннән «Әгүзе-билләһи-миннә-шайтан-ирраҗим» дип әйтүгә доктор Айман мине туктатты. Ул мин дөрес укымаган урыннарны әйтеп үтте, авазларны кайчан калын, кайчан нечкә итеп әйтергә кирәклеге турында аңлатты, укуымны дөресләде. Шуннан соң мин аңарда дүрт ел гыйлем тупладым. Галимдә уку өчен без аның буш вакытын эзләдек: әгәр ул хастаханәгә барса, без дә аны озата бардык. Чираты җиткәнче, ул безгә дәресләр укытты. Кая барса – без шунда идек. Асымнан Хафса укуы буенча иҗазаны (Коръән буенча имтихан бирү) тапшырганчы, шулай дәвам иттек. Абдуллаһ ибн Али Басфар берничә мәчеттә имам булып тора һәм шул ук вакытта Коръән укыту белән дә шөгыльләнә. Ул тулысынча Коръән яңгыраган берничә язма яздыра. Күпмедер вакыттан соң ул Җиддә шәһәрендә Коръәнне ятлау буенча 10 түгәрәк эшен җитәкли. Доктор Коръәнне ятлау буенча бер җитәкчелек булдыру тәкъдиме белән чыга. Аның тәкъдимен карап тикшергәннән соң, мәсьәлә уңай хәл ителә. Шәех Абдуллаһ Басфарның үзен әлеге оешмага җитәкче итеп билгелиләр. Тиздән Абдуллаһ Басфар бөтен дөньяга таныла һәм илләр буйлап йөргән вакытта дөньядагы мөселманнарның барысының да Коръәнне ятларга теләкләре көчле булуын күрә. Ләкин материаль чараларның җитеп бетмәве, укыту ярдәмлекләренең аз күләмдә булуы, остазлар җитмәве өйрәнүдә каршылыклар китереп чыгара. Занзибарга баргач, катыргы кәгазьгә ябыштырылган Коръән сүрәләрен күрә, шуннан соң үзен Коръәнне өйрәтү һәм ятлау юлы белән аны саклап калу эшчәнлегенә багышлый. Шәех Абдуллаһ ибн Али Басфарның берничә тапкыр Казанга да килгәне бар. Россия ислам институты каршындагы Госман Аффан исемендәге Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең эшчәнлеге, уңышлары белән даими танышып тора, Коръән бәйгеләре оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә. Берничә ел элек Россия ислам институтының Коръән хафизлар әзерләү үзәге Ислам Дөньясы Лигасы Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россия Федерациясендәге рәсми вәкиле статусына лаек булды. Шәех Абдуллаһ ибн Али Басфар эшчәнлеге – Коръәнне ятлау белән генә тукталып калмыйча, аны бөтен ислам дөньясына таратуда актив эш алып барган хафизларның иң матур үрнәге.

www.info-islam.ru чыганагы буенча әзерләнде

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*