Изге Зөлхиҗҗә ае

Зөлхиҗҗә – ислам календарендагы 12-нче ай. Әлеге ай мөселманнар өчен изге айларның берсе булып тора. Ислам динендә аерым айларның, мисал өчен, Рәҗәб, Мөхәррәм, Зөлкагъдә айлары, аннан соң килүче Зөлхиҗҗә ае хәрам айлардан санала. Бу айларда гыйбадәтләрне арттырырга, саваплы гамәлләрне күбрәк кылырга, низаг-бәхәсләрдән ераграк торырга кирәк. Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне бигрәк тә әһәмиятле көннәрдән санала.
Мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете Зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көненә туры килә. Зөлхиҗҗә аенда мөселманнар Ислам диненең биш баганасының берсе булган хаҗ гыйбадәтен кылалар. Биредә шулай ук изге көннәрнең берсе – Гарәфә көне (9-нчы көн) бар.
Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне фазыйләтләрен Рамазан аеның соңгы ун көнлеге белән чагыштыралар. Бу көннәр – Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, рәхмәте белән тулган көннәр. Мөселманнар исә әлеге айларда, көннәрдә, кичәләрдә күбрәк вакыт намазда булырга, сәдака тапшырырга, Аллаһыга зикер әйтергә тырышалар. Әлеге айның беренче тугыз көнендә, бигрәк тә Гарәфә көнендә (хаҗ кылучылардан кала) ураза тоту хәерле санала.
Гарәфә көне ничек узса, ул көнне кылынган гыйбадәтләрне Аллаһы Тәгалә ничек кабул итсә, аның хаҗы да шулай кабул булыр диелә хәдисләрдә. Әгәр дә без Зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән 9-нчы көненә кадәр ураза тота алсак, бу тагы да фазыйләтле.
Мөслим җыентыгында китерелгән хәдистән күренгәнчә, Аллаһы илчесеннән ﷺ Гарәфә көнендә ураза тоту хакында сораганнар. Ул: «Әлеге көндә ураза тоту үткән елгы һәм киләсе елгы гөнаһларны кичерәчәк», – дип җавап биргән.
Гарәфә көнендә тотылган бер көн ураза ике еллык гөнаһларны кичерерлек дәрәҗәдә саваплы булып чыга.
Әлеге көннәрне Раббыбызга гыйбадәт кылып, мохтаҗларга хәер биреп уздырыйк.
Ибн Габбас (Аллаһы аңардан разый булсын) Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ түбәндәге хәдисен китерә: «Рәсүлулла ﷺ Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне хакында: «Изге һәм саваплы гамәлләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән бу ун көннән дә хәерлерәк башка көннәр юктыр», – диде.
Кешеләр: «Хәтта Аллаһы Тәгалә хакына җиһад итүдәме?» – дип сорадылар. Ул әйтте: «Адәм баласы Аллаһы Тәгалә хакына бөтен байлыгын, барлыгын калдырып чыгып китеп, бернәрсәсез кайтып кергән очрактан кала, хәтта җиһадтан да хәерлерәк» (Бохари).

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*