Татарстан – Коръән нурында (2017 елның июль-августы)

• Казан ислам университетында 2017/18 уку елына кабул итү компаниясе тәмамланды. «Дини оешмалар өчен руханилар һәм дин белгечләре әзерләү» юнәлеше «Коръән фәннәре» профиле буенча бу елда барлыгы 13 гариза кабул ителде, барлык абитуриентлар да сынауларны уңышлы гына узды.
• Баулы мөхтәсибәте мәчетләрендә 3-нче июльдән башлап 14-нче июльгә кадәр балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәкләре эшләде. Әлеге вакыт аралыгында балалар гакыйдә, Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ тормыш юлы, әхлак тәрбиясе буенча белемнәр алды.
• Яр Чаллының «Рамазан» мәчетендә 3-15 июль көннәрендә балалар өчен лагерь узды. Лагерь эшендә 35-тән артык бала катнашты. Алар Изге Коръәнне уку һәм Ислам нигезләре буенча белем алдылар.
• Чаллының «Тәүбә» мәчетендә 10-нчы июльдән 10-нчы августка кадәр Коръән ятлаучы балалар өчен айлык лагерь узды. Лагерьга 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 16 ир бала җәлеп ителде. Мәчет имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев билгеләп үткәнчә, лагерь бер ай эчендә җүз ярым Коръән ятлату мөмкинлеген биргән.
• 14-нче июльдә Актаныш районында балалар өчен мөселман Сабан туе узды. Сабантуй Коръән уку белән ачылды, соңыннан имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин бәйрәмне башлауга фатиха бирде. Бәйрәм дәвамында спорт ярышлары – чүлмәк вату, көрәш, армспорт һәм башка чаралар уздырылды. Шулай ук Коръән сүрәләрен иң матур һәм дөрес укуга махсус конкурс үткәрелде.
• 17-нче июльдән алып 28-нче июльгә кадәр Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә балалар өчен «Сәлам» дип аталган рухи-сәламәтләндерү үзәге оештырылды. Ике атна дәвамында 80-ләп бала ислам нигезләренә, гарәп хәрефләренә һәм саннарына, Изге Коръәннән сүрәләрне укырга өйрәнде.
• 17-нче августта Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда Изге китапны Алексей Леонов исемендәге Россия географик оешмасының су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзасы Рөстәм Гыйльметдинов кулына тапшыру тантанасы булды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан чыгарылган Коръән аның белән бергә Мәккәгә юл тотты. Бу Коръән – Көньяк полюста булып кайткан беренче һәм бердәнбер мөселман изге китабы. Нәкъ менә әлеге китап 2014 елда су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары белән Антарктиданың «Беллинсгаузен» Россия поляр станциясендә булып кайта. Мәккәгә хаҗ 18-нче августтан 15-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм Коръәннең икенче сәяхәте булачак. Шуннан соң китап Ислам мәдәнияте музеена кайтарылачак.

Яңалыклар тасмасын әзерләүдә мөхтәсибәтләр сайты яңалыклары файдаланылды

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*