Иваново: XI Төбәкара Коръән укучылар бәйгесе

2017 елның 11-12 ноябрь көннәрендә Иваново шәһәрендә XI Төбәкара Коръән укучылар бәйгесе үтте. Чара Россия Мөфтиләр советы, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Иваново өлкәсе хакимияте булышлыгында Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды.
Россия Мөфтиләр советының Эчке эшләр департаменты җитәкчесе Али хәзрәт Хәсәнов РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдиннан сәлам сүзләрен җиткерде, әлеге изге чараның дәвамлы һәм нәтиҗәле булуына теләк белдерде.
Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән мөселманнар җыелган иде: Иваново өлкәсе, Рязань, Пенза өлкәсе, Татарстан Республикасы, Мордва Республикасы, Дагыстан Республикасы, Саратов өлкәсе һ.б.
Конкурс өч номинация буенча үтте: Коръәннең 30-нчы өлешен яттан белү, Тилява (Изге Коръәнне матур һәм дөрес уку) һәм Изге Коръәннең 16-30-нчы өлешләрен яттан белү.
Казан ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәге студенты «Тилява» номинациясендә 3-нче урынга лаек булды.
Билгеләп үтәбез, XI Төбәкара Коръән укучылар бәйгесендә татарстанлылар да актив катнашты. Алар арасында «Ярдәм» мәчете, Коръән-хафизлар үзәге һәм Хаҗилар Шурасы вәкилләре бар иде. Хафизлар шурасы һәм Хаҗилар шурасы тарафыннан Коръән конкурсының призлар фондына 50 мең сум акча кертелде.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*