Кывам-карый Зөлфәкари һәм аның мирасы

Кывам-карый Зөлфәкари һәм аның тормыш иптәше Фәизә

ХIХ-ХХ йөзләрдә Казанда күренекле хаттат (каллиграф), Коръән-хафиз һәм мөгаллим Кывам-карый Зөлфәкари яшәгән. Ул 1870 елда Казан губернасының борынгы Болгардан ерак булмаган Төгелбай авылында туган. Аның нәселе Казан ханлыгы чорына барып тоташа, бу мәгълүматны үзе тарафыннан төзелгән шәҗәрә раслый. К.Зөлфәкари үз вакытының укымышлы һәм алдынгы шәхесләреннән саналган. Ул гарәп, фарсы, төрек телләрен камил белә. Коръәнне дүрт төрле мәкам белән, дөрес һәм матур укуы белән билгеле була.

Ягымлы тембрның матур тавышы К.Зөлфәкарига 1913-1917 елларда Казанның 17-нче җәмигъ мәчетендә мөэзин вазыйфаларын башкарырга мөмкинлек бирә. Ул яңгыраткан азанны һәм җанга үтеп керерлек вәгазьләрне тыңларга бик күп мөселманнар, шул исәптән башка мәхәлләләрдән дә кешеләр килгән.

Кывам Зөлфәкари берничә тапкыр хаҗ кыла, Казан сәүдәгәрләре яллавы буенча да хаҗга бара, соңгы тапкыр Мәккәдән 1910 елда кайта.

XX йөз башларында К.Зөлфәкари алдынгы «Мәрҗания», «Касыймия» мәдрәсәләрендә тәҗвид, матур язу һәм каллиграфия дәресләрен укыта башлый. Шәмаилләр, шәҗәрәләр ясый, кайбер дини эчтәлекле китапларны күчереп, литографик ысул белән нәшер итүгә әзерли. Матур язу һәм каллиграфия буенча өч дәфтәр туплый.

К.Зөлфәкари үз эшләрен 1905 елның 17-нче октябреннән соң – Казанда һәм Россиядә татар нәшрият эшчәнлеге шаулап үсеш алган чорда чыгара башлаган.

Казан музейларында һәм китапханәләрендә, шулай ук шәхси коллекцияләрдә К.Зөлфәкариның 13 хезмәте барлыгы билгеле.

К.Зөлфәкариның кайбер эшләре нәшер ителү елы күрсәтелмичә бастырылган, бу исә аларның эшләнү һәм бастырылу эзлеклелеген төгәл билгеләүне кыенлаштыра.

«Тәҗвид әл-Коръән» (1911) хезмәте, мөгаен, аның тарафыннан беренчеләрдән булып бастырылган эшләргә керәдер, әлеге хезмәт тәҗвид кагыйдәләрен сорау һәм җаваплар белән үз эченә алган, имтихан таләпләренә туры китереп төзелгән Коръәнне дөрес уку буенча шәкертләр өчен ярдәмлек булып тора.

Хезмәт К.Зөлфәкариның типографик ысул белән бастырылган бердәнбер эше булырга тиеш. Калганнары литографик басмалар, йә булмаса ике технологияне берләштергән басмалар рәтендә санала.

1912 елда бизәлешен Кывам-карый Зөлфәкари әзерләгән Җәгъфәр ибн Хәсән Әл-Бәрзәнҗинең «Касыйдә «Мәүлид ән-Нәби» китабы литографик ысул белән нәшер ителә. Шул рәвешле чыккан икенче хезмәт – «Төрки «Мәүлид ән-Нәби» касыйдәсе» – шулай ук якынча 1912 елда бастырыла. 1912 елдан соң шәкертләр өчен «Амали» китабы чыгарыла. Китаплар текстын Зөлфәкари нәзакәтле райхани ысулында башкара.

«Мәүлиди-н-Нәби» саллә-Ллаһу аләй-һи вә сәлләм төрки касыйдәсе» китабыннан

 

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*