Тарихи җирнең яңарышы

2019 елның 24-нче гыйнварында Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Болгар Ислам Академиясе Президенты Камил Исхаков белән очрашты.
Республикабызда яшәүче мөселманнар Камил Шамил улының Татарстанда Ислам үсешенә керткән зур өлешен югары бәяли. Казан шәһәре Мэры буларак хезмәт иткән чорында шактый дини корылмалар, мәчетләр, дини белем бирү оешмалары төзелде һәм төзекләндерелде. 2004-2005 елларда аның ярдәме белән Россиядә беренче Казан Бөтенроссия һәм Халыкара Коръән-хафизлар һәм укучылар бәйгесе уздырылды.
Очрашуда ике як 2019 елның 21-22 февраль көннәрендә Болгар Ислам Академиясендә IX Казан Бөтенроссия Коръән укучылары һәм хафизлар бәйгесенең беренче этабы узачак дип килеште. Чара БДБ илләрендә игълан ителгән Китап елы кысаларында оештырыла.
Шунысы әһәмиятле, әлеге бәйге борынгы шәһәр – 922 елда болгарлар тарафыннан рәсми рәвештә Ислам кабул ителгән Болгарда узачак. Бирегә февральдә Россиянең ундүрт төбәгеннән укучылар җыелачак. Бәйгедә «Изге Коръәнне дөрес итеп уку» һәм «Изге Коръәнне тулысынча яттан белү» номинацияләре каралган.
Мөхәммәд пәйгамбәрдән ﷺ алып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән Коръәнне телдән тапшыру традициясен торгызу, Россия яшьләрен Коръән ятлауга җәлеп итү чараның төп максаты булып тора. Бу юнәлештә Казанда Россия ислам университетында һәм башка төбәкләрдә күптәннән эш алып барыла. Аллаһы Раббыбыз булышлыгы белән Россиядә Коръән-хафизлар әзерләү системасы торгызылды. 2003 елда Татарстан Республикасында Россия ислам университеты каршысында Коръән-хафизлар әзерләү үзәге ачылды. Россия мөселман җәмгыяте проблемаларының берсе булган – Коръәнне яттан белүчеләрне әзерләү үзәкнең төп максаты булып тора.
2019 елның апрель аенда IX Казан Халыкара Коръән укучылары һәм хафизлар бәйгесенең икенче этабын тормышка ашыру буенча хезмәттәшлек һәм эшчәнлек турындагы килешүгә кул куелды – бу 2018 елның иң мөһим вакыйгаларының берсе булды дисәк тә ялгыш булмас.
Төбәгебезнең максаты – Болгар Ислам Академиясендә Коръән укучылары һәм хафизлар эшчәнлеген киңәйтү. Әлеге чара бу юнәлештә беренче адым булып тора. Безгә Изге Китапны телдән тапшыру традициясен саклаучыларны тәрбияләргә кирәк. Укучыларның, Коръәнне укуның төрләрен үзләштерү белән чикләнмичә, киләчәктә кешеләргә үз гыйлемнәрен тарата алуы зарур.
Бәйге исә хафизларның үз белемнәрен сынау, бәяләү, тәкъдим итү, фикердәшләре белән тәҗрибәләрен алмашу өчен матур бер мәйданчык булып тора.
Әлеге истәлекле һәм әһәмиятле чарада катнашырга теләүчеләрнең һәммәсен чакырабыз. Биредә күңелегезне ял иттереп, Аллаһы сүзләрен ишетеп, Аның Китабында тынычлык таба алачаксыз. Чарага баручылар өчен махсус транспорт эше оештырыла: Казаннан – 22 февральдә иртәнге сәгать 5-тә Россия ислам университеты яныннан (Казан шәһ., Газ ур., 19), ТР мөселманнарының Диния нәзарәтеннән (Казан шәһ., Тукай ур., 38) һәм «Госмания» мөселман мәктәбеннән (Казан шәһ., Муса Бигиев ур., 38). Болгардан автобуслар 17:30 сәгатьтә кузгала. Белешмә өчен телефон: +79872964845 (Ильдар хазрат).
Аллаһыдан мондый чараларның дәвамлы булуын һәм җәмгыятькә файда китерүләрен сорыйбыз. Аллаһы барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга ике дөнья бәхете насыйп итсен!

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*