Төзәтү колониясендә – Коръән бәйрәме

Ел саен «Коръән нуры» хәйрия фонды дини оешмалар белән бергә республика буенча Коръән бәйгеләре уздыра, төрле яшьтәге мөселманнарны Изге Китабыбызга якынайту буенча зур эш башкара.

Коръән бәйгеләре традиция буенча төзәтү колонияләрендә дә үтә. Оештыручылар фикеренчә, мондый төрдәге чаралар тоткыннарның әхлакларын, тирә-юньгә карата карашларын яхшы якка үзгәртергә булыша, Изге Коръәнне һәм Ислам фәннәрен өйрәнүгә кызыксындыру уята, тормышта дөрес юл табарга ярдәм итә.

Коръән укучылар бәйгесе ел саен Татарстан Республикасының 18-нче номерлы Төзәтү колониясендә дә оештырыла. 2019 ел да искәрмә булмады: 2-нче март көнне колония җитәкчелеге «Коръән нуры» хәйрия фонды һәм «Ярдәм» мәчете белән берлектә тоткыннар арасында Изге Коръән гыйлемнәренә багышланган традицион чара уздырды. Коръән бәйгесе пенитенциар учреждение территориясендәге «Нур» мәчетендә узды. Колониядәге мәчет имамы Әсхәт Каюмов сүзләренә караганда, конкурс өченче ел рәттән оештырыла һәм татар дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанигә багышлана.

15 кеше катнашкан конкурс Коръәнне 30-нчы өлешен яттан белү, шулай ук Изге Китапны әле яңа гына укый башлаучылар арасында уздырылды.

Конкурсантларның гыйлемнәрен Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм сөннәт эшләре оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече Марсель Мингалиев һәм «Ярдәм» фонды хезмәткәре Фәнис Мингәрәев һәм Татарстан Мөфтияте тарафыннан колония мәчетенә имам итеп теркәлгән Әсхәт Каюмов бәяләде.

Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Традиция буенча чара чәй өстәле һәм намаз уку белән төгәлләнде.

Ибраһим хәзрәт Сабиров конкурсны оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Аерым рәхмәт сүзләрен оештыру эшләрендә зур эш башкаручы колония җитәкчелегенә белдерде. Ә конкурсантларны сабыр булырга, белеп һәм белми кылган гөнаһлары өчен тәүбә кылырга, хаталар өстендә эшләргә һәм киләчәктә Коръән кушкан юлдан тайпылмый яшәргә чакырды. Колониядә булган буш вакытны файдалы итеп үткәреп, Аллаһы Китабына якынаерга өндәде.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*