Татарстан хафизлары Кырым Мөфтие Эмирали Аблаев белән очрашты

2017 елның 11-нче декабрендә Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле һәм Казан ислам университетындагы Коръән-хафизлар әзерләү буенча баш белгеч Ризо Борһанов Симферополь шәһәренә эшлекле сәяхәт кылды. Сәяхәт кысаларында алар Мөфти, Кырым мөселманнары Диния нзарәте рәисе Эмирали Аблаев белән очрашты.
Очрашуның максаты Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасы һәм Симферопольдәге Кырым шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру, шулай ук бүгенге көндә Кырымның бер мәдрәсәсе базасында эшләп килә торган Коръән-хафизлар әзерләү үзәге проектына ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт иде.
Очрашу барышында Кырымда Коръән-хафизлар әзерләү үзәге эшен үстерү юллары буенча фикер алыштылар, кунаклар әлеге үзәктә булды һәм аның коллективы, булачак хафизлар белән очрашты.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*