5-нче номерлы төзәтү колониясе мәчетендә Коръән бәйгесе үтте

12-нче октябрьдә Яшел Үзән районында урнашкан 5-нче номерлы төзәтү колониясендә Коръән укучылар бәйгесе үтте. Катнашучыларын белемнәрен Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгече Марсель Мингалиев һәм Яшел Үзәннең Җәмигъ мәчете имамы Ленар Слахов бәяләде.
5-нче номерлы төзәтү колониясе территориясендә «Әл-Фатыйха» мәчете урнашкан, Коръән бәйгесе дә әлеге мәчет эчендә оештырылды. Учреждениедәге 65 хөкем ителүченең 19-ы Коръән бәйгесендә катнашты.
Конкурс 4 номинация буенча үтте: «әл-Фатыйха» сүрәсен уку, жюри тарафыннан сайланган 28 сүрәнең берсен уку, Коръәннең 20 битен яттан уку һәм «әл-Бәкара» сүрәсен яттан уку.
«Алдагы тормышыгызда Коръән сезнең өчен маяк булсын һәм Аллаһы кануннары буенча яшәргә ярдәм итсен», – дип теләкләрен җиткерде Ибраһим хәзрәт Сабиров.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*