Татарлар арасында элек-электән Коръәнгә зур урын бирелгән. Коръәнне тәфсир кылучылар, аны өйрәнүчеләр, хәтта араларында Коръәнне яттан белүче шәхесләребез дә бар. Күренекле татар артисты, талантлы режиссер, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Татар дәүләт академия театрына нигез салучыларның берсе Г.Кариев – шундыйларның берсе.
Элекке Чистай өязе Күлбай Мораса авылының (хәзерге Норлат районы) Хәйрулла исемле ярлы крестьян гаиләсендә 1886 елның сигезенче маенда бер малай дөньяга килә. Аңа Миңлебай исе
ме кушалар. Истәлекләрдә билгеләп үтелгәнчә, әтисе Хәйрулла абзыйның фәкыйрьлеге балаларын рәтле укытырга да юл куймаган, кайбер баласы муллада, кайсы берсе остабикәдә укыштырып йөргәннәр.
Бары боларның арасында Миңлебайга гына укырга форсат килеп чыккан. 1894 елны авылга – Морасага яңа мулла (Зариф мулла Камалов) килә. Килгән мәлгә мулла, җәдитлек күрсәтү уе белән, шәкертләр җыя башлый. Әле вакыт иртә булса да, көтәргә терлеге, эшләргә эше булмаган кешеләрнең малайлары сабакка килә башлыйлар. Араларында беренчесе Миңлебай була. Зариф мулла «фирма»ны зурайтасы килә, балалар җыела төшкәч, 30-40 бала арасыннан бер парны сайлап алып, «Коръән-хафиз» итәргә уйлый. Моның берсенә, үзенең әрсезлеге белән, остабикә абыстайга хезмәт итүе белән яраклыга чыккан Миңлебай да керә. Коръән уку өчен ул чакларда иҗек тану шарт булганга, Миңлебайның Коръән-хафиз булуына иптәшләре каршы төшәләр. – Ул әле иҗек тә танымый, – диләр. Миңлебайның иҗек танымыйча Коръән укый белүе үзе бер шөһрәт таратуга сәбәп була; кайсы берәүләр кечкенә генә могҗиза дип тә карыйлар. Миңлебай шуның кадәр зирәк бала була ки, унике яшендә Коръәнне яттан белә, ягъни ул карый була. Мондый зирәк баланың Миңлебай дигән «мужик» исеме йөртүе Такталы авыл мәдрәсәсенең мөдәррисе Зариф муллага бер дә ошамый. Ул үзенең яраткан шәкертенә Габдулла (Алла колы) исеме бирә. Халык арасында да ул Габдулла карый исеме белән йөртелә башлый.
«Габдулла Кариев. Мәкаләләр, истәлекләр, документлар» китабыннан
Leave a Reply