ТАТАРСТАН – КОРЪӘН НУРЫНДА

Казандагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге үзенең эшчәнлеге дәвамында йөздән артык белгеч әзерләп чыгарды. Аларның 65-е Коръәнне тулысынча өйрәнде, 30-ы Аллаһының китабы буенча иҗаза тапшырды. Коръәнне ятлаучыларның 51-е – татар яшьләре.

15 ел дәвамында Үзәк башкарган актив эшләр арасыннан кайбер уңышларны аерым билгеләп үтәргә була. Балалар һәм татар яшьләре, өлкән буын белән эшләү, мәчетләр каршында күпсанлы курслар ачып җибәрү, Россиядәге ислам белгечләре һәм чит илләрдәге дин әһелләре белән хезмәттәшлек – болар барысы да шушы елларда башкарылган яхшы гамәлләр. Менә инде икенче ел рәттән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Изге Коръәнне өйрәнү бүлеге, «Зәкәт» һәм «Коръән нуры» хәйрия фондлары белән бергә Татарстандагы мәчет-мәдрәсәләр каршында балалар өчен Коръән өйрәтү түгәрәкләре оештырылды. Хәзерге вакытта Татарстан республикасында Коръәнне өйрәтү буенча 15-тән артык махсус түгәрәк эшли. Укытучыларның күбесе – Коръән-хафизлар. Әлеге түгәрәкләргә бер меңләп бала йөри. «Ярдәм» мәчетендә шулай ук зур эш алып барыла. Биредә күрү сәләтеннән мәхрүм булган балалар өчен махсус курслар оештырылды. Якын арада алар арасыннан да Коръән-хафизлар чыгар дип өметләнәбез. Республика һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчеләре ярдәме белән «Кол Шәриф» һәм «Болгар» мәчетләрендә тәүлек буе Коръән уку проекты эшли башлагач, Коръән-хафизлар үзәген тәмамлаучылар өчен өр-яңа мәйданчык барлыкка килде. Биредә укучылар үз белемнәрен тагы да тирәнәйтә ала. Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге, Аллаһы Тәгалә рәхмәте һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән, агымдагы елның Рамазан аенда республика мәчетләренә «Тәравих» намазын алып бару өчен 35 Коръән-хафизны (аларның 30-ы Изге китап буенча иҗаза тапшырган) җибәрде. Әлеге эшне менә инде икенче ел Үзәкне тәмамлаган хафизлар башкара. Үткән елларда тәравих намазын уку өчен чит илләрдән 40-тан артык Коръән-хафиз чакырылган булса, хәзер исә мондый ихтыяҗ юк. Рамазан аенда хафизлар, тәравих намазларын алып бару белән бергә, балаларга Коръән сабаклары өйрәтәләр, мәчеткә килүчеләр белән эшлиләр, ифтар мәҗлесләрендә актив катнашалар. Бу, һичшиксез, Аллаһы Тәгаләнең хафизларга карата рәхим-шәфкате, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең әлеге изге юлда күпьеллык, җентекле эш алып бару нәтиҗәсе һәм шулай ук әлеге эшләрне башлап җибәрүчеләрнең, «Сезнең иң хәерлегез – Коръәнне өйрәнүче һәм башкаларга өйрәтүче» дигән сүзләрне васыять итеп калдырган –үти яраткан пәйгамбәребез Мөхәммәднең эшен дәвам итүчеләрнең зур казанышы. Аллаһы Тәгалә безне Коръәнне өйрәнүче һәм аны башкаларга өйрәтүче итсә иде. Амин!

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*