Казанда Татарстан мөселманнарының VII корылтае үтте

17-нче апрельдә Казанда Татарстан мөселманнарының чираттагы VII корылтае булып узды. Чара Коръән аятьләрен уку һәм дога кылудан башланды. Беренчеләрдән булып делегатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Корылтайда рекорд сандагы делегатлар катнашты: чакырылган 1007 катнашучының 957-се чарага килгән иде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында 4 ел дәвамында башкарылган эшләрне һәм киләчәктә мөселман өммәте каршында торган бурычларны барлады. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Коръән нигезләрен укытуга һәм өйрәнүгә зур игътибар бирелгәнлеген билгеләп үтте: Коръәннең «Каләм Шәриф» яңа басмасын бастырып чыгару һәм Россиядә беренче тапкыр Коръәннең тулы версиядәге аудиотасмасын чыгару Россия һәм бөтен дөньядагы мөселман өммәте тормышында әһәмиятле вакыйга булып тора. Моннан кала, бүгенге көндә Казанда һәм Татарстан районнарында 20-дән артык Коръән түгәрәге булдырылган, «Рәшидә» үзәге һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Коръән өйрәнү факультеты ачылган. Делегатларның күпчелек тавышы белән Мөфти вазыйфасына – Камил хәзрәт Сәмигуллин, беренче урынбасары буларак – Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, баш казый итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*