Агымдагы елның апрель аенда Россия вәкиле Аяметдин Фәхретдин зур нәтиҗәләргә иреште – Мисырда узган 2017 елгы Халыкара Коръән конкурсында өченче урынга лаек булды. Хафиз Коръәнне балачакта әтисе белән өйрәнә башлаган һәм Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Таҗикстан һәм Татарстандагы үзәкләрендә дәвам иткән. Конкурска ул Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров тәкъдиме белән шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия Мөфтиләр Советы тарафыннан юлланган иде.
Leave a Reply