И.САБИРОВ һәм К.СӘМИГУЛЛИН Коръәнне өйрәнү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 28-нче апрелендә Ислам Дөньясы Лигасы каршындагы Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров Татарстан мөфтиятендә булып кайтты. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән алар Изге Китапны өйрәнү, Коръәнне халык арасында популярлаштыру һәм классик хафизлар мәктәбен торгызу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әңгәмә барышында шулай ук Тәһранда узган 34-нче Халыкара Коръән укучылар бәйгесендә Татарстан делегациясенең катнашуы һәм Коръәннең татар һәм рус телләренә кануни тәрҗемәсен әзерләү буенча сөйләшенде. Очрашу азагында Ибраһим хәзрәт Татарстан Мөфтиенә Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Генераль секретаре доктор Абдуллаһ ибн Али Басфарның Камил хәзрәтне янә Мөфти итеп сайлаулары уңаеннан җибәргән котлау хатын тапшырды.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*