Башкалада «Казанда Коръәнне яттан өйрәнү тәҗрибәсе» түгәрәк өстәле узды

2017 елның апрелендә Россия ислам институтында «Казанда Коръәнне яттан өйрәнү тәҗрибәсе» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлдә Россия ислам институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рафис Закиров, Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров, Казандагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдрәшит Фәизов, Казан ислам университетының дини дисциплиналар кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов, шулай ук ислам университеты мөгаллимнәре һәм студентлары катнаштылар. Түгәрәк өстәл барышында төрле яшьтә Коръән ятлау үзенчәлекләре, Мисырда Коръән өйрәнү тәҗрибәсе, татар мәкаменең үзенчәлекләре һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Барлык темалар да түгәрәк өстәл катнашучыларында зур кызыксыну уятты, чыгыш ясаучыларга күптөрле сораулар бирелде. Түгәрәк өстәл ахырында катнашучылар мондый төрдәге очрашуларны даими уздырырга кирәклеген ассызыклап үтте, чөнки әлеге тема Коръән өйрәнү мәктәбен үстерүгә ярдәм итә, шулай ук Татарстан һәм Россия мөселманнары өчен актуаль булып тора.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*