Казанда «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесе үтте

2017 елның 1-нче апрелендә «Мәрҗани» мәчетендә Коръәнне һәм ислам, әхлак, рухи кыйммәтләребез нигезләрен иң яхшы белүчеләрнең ХХ Бөтенроссия «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесе узды. Конкурс ТР мөселманнары Диния нәзарәте булышлыгында хатын-кызларның «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы, Россия эшмәкәр мөселманнары ассоциациясе, «Коръән нуры» һәм «Ярдәм» хәйрия фондлары, РИУ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге, «Мәрҗани» мәчете тарафыннан оештырылды. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан 400-дән артык бала катнашты. Иң яшь катнашучыга 4 яшь булса, иң өлкәненә – 18. «Мөслимә» бөтенроссия мөселман хатын-кызлары оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллина сүзләренә караганда, лаеклы яшь буын тәрбияләү конкурсның төп максаты булып тора. Оештыручылар яшьләр арасында мәдәниятара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, традицион исламны үстерүгә, татар мәдәниятен, телен һәм тарихын өйрәнүгә һәм саклауга сәләтле булган акыллы, төпле, хезмәт сөючән, файдалы кешеләр әзерләүне күздә тота. «Әлеге бәйге-фестиваль яшьләрне Коръәнгә якынайту, татар халкының олуг шәхесләренең мирасын өйрәнү, туган телне онытмау, дин-милләтебезгә фидакарьләрчә хезмәт итәчәк милли җанлы шәхесләр тәрбияләү ягыннан зур әһәмияткә ия. Ышанып әйтә алам, «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дәвамлы чара, чөнки аның «чишмә башы»нда Әлмирә апа Әдиятуллина кебек дингә-милләткә бөтен җаны белән бирелгән шәхесләр тора, бәйгенең тамыры нык. Яшьләргә, шул тамырларны корытмыйча, дәвам итәргә генә кирәк», – дип билгеләп үтте бәйге оештыручыларының берсе, «Коръән нуры» хәйрия фонды җитәкчесе Ибраһим Сабиров.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*