И.САБИРОВ «Азан» радиосында чыгыш ясады

2017 елның 11-нче апрелендә Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең Россиядәге вәкаләтле вәкиле, «Коръән нуры» хәйрия фонды җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров республиканың беренче мөселман «Азан» радиосындагы «Тылсымлы куллар» тапшыруында кунак буларак катнашты. Эфир Ибраһим Сабиров тарафыннан Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Әңгәмә барышында И.Сабиров радио тыңлаучыларны «Коръән нуры» хәйрия фондының эшчәнлеге белән таныштырды, фонд тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде, хафиз дәрәҗәсенә ирешү серләре белән бүлеште. «Фондның төп максаты Коръән китабы белән бәйле кешеләргә – мәчет-мәдрәсәләрдә Коръән өйрәнүче шәкертләргә, дини уку йортларындагы студентларга, Коръән укытучыларына һ.б. – төрле яклап ярдәм күрсәтү, Изге Китапны өйрәнү өчен шартлар булдыру. Фонд тарафыннан күпләгән проектлар тормышка ашырыла: шәкертләр өчен «Яшь хафизларга – бүләк» акциясе үткәрелә, «Тылсымлы куллар» журналында «Коръән нуры» дип аталган махсус рубрика алып барабыз, хафизлар өчен кварталга бер «Коръән әһелләре» газетасын нәшер итәбез, республика мәчет-мәдрәсәләре каршында Коръән өйрәнү түгәрәкләре оештырабыз, республика, шәһәр, илнең башка төбәкләрендә Коръән бәйгеләре үткәрәбез һ.б. Киләчәктә татар мөселман яшьләре арасында да күпләп хафизлар булдырырга телибез», – дип җиткерде Ибраһим хәзрәт тапшыру барышында. Тапшыруны «Тылсымлы куллар» журналының баш мөхәррире Ландыш Фазуллина алып барды. Тапшыру ахырында И.Сабиров Ландыш ханымга Изге Коръән китабын бүләк итте һәм алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнеп калуын җиткерде.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*