Изге шәгьбән ае

27-нче апрельдән мөселманнар Шәгъбән аена керде. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم : “Шәгъбән ае – минем аем, Рәҗәб ае – Аллаһы Тәгалә ае, Рамазан ае – өммәтемнең ае” дигән. Бу өч ай бер-бер артлы килә торган изге айлардыр. Шәгъбән ае – бәрәкәт ае, пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم иң күп ураза тоткан ае, кылган гөнаһлар өчен тәүбә итеп кичерелүен сорап дога кылу ае. Шәгъбән аен Рамазан аена кереш дип санасак та була, әлеге айда да Рамазан шәриф аендагы кебек үк ураза да, Коръән уку да, сәдака бирү дә бар. Шәгъбән ае уртасында «Бәраәт» кичәсе бар – ул айның 15-ен- нән 16-нчы көненә күчү төне. Бәраәт – Кадер кичәсе кебек үк кадерледер. Коръән бу кичәдә дөнья күгенә чыгарыла һәм Рамазанда җиргә төшерелә. Бәраәт кичәсе – безнең бер еллык гамәл дәфтәрләребез һәм тәкъдиребез алышынып яңалары бирелә торган, тәкъдиребез билгеләнә торган кичә. Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Шәгъбән аен хөрмәт итеп, гамәл-гыйбадәт белән уздырырга тырышыйк! Шәгъбән аен олылап, кушкан гамәл-гыйбадәтләрне үтәп һәм тыйганнардан тыелып үткәргән мөселманнарның гөнаһларын Аллаһы Тәгалә ярлыкар һәм ел дәвамында бәла-каза һәм авырулардан саклар. Аллаһы Тәгалә барчабызга да хәерле айлар, хәерле гыйбадәтләр һәм хәерле эшләр насыйп итсә иде! Әмин!

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*