Мишәри Рәшид

Мишәри Рәшид Мөхәммәд Гариб Рәшид әл-Әфәси – дөнья күләмендә танылган Коръән укучыларның берсе. Ул 1976 елның 5-нче сентябрендә Кувейтта туган. Мәдинә шәһәренең Ислам университетына кереп, Мишәри ибн Рәшид Изге Коръән һәм ислам фәннәре факультетында Коръәннең ун кыйраатына һәм тәфсир кылуга өйрәнә. Имам вазыйфасын башкара һәм вәгазьләр алып бара, Мәсҗид Әл-Кәбир мәчетендә ел саен Рамазан аеның соңгы 10 көнендә гыйбадәтләр үткәрә. Барыннан да бигрәк Мишәри ибн Рәшид матур, моңлы тавышы һәм үзенең тотнаклы стиле булу белән танылу алган. 2003 елдан алып ул нәшидләр (ислам белән бәйле булган төрле темаларга мөселман җырлары) башкара. Аның Коръән укуы Шәех Әхмәд Абдел Азиз ән-Зәйәтү, Шәех Ибраһим Али Әл-Шәхәт Саманоди, Шәех Абдуррари Радванны, Коръән өйрәнүче күпләгән студентларны нык тәэсирләндергән. Ул Изге Коръән декламациясенең барлык 10 стиле буенча да иҗаза (белемнәрен укучыларына бирү хокукы) алган.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*