Хафиз дәрәҗәсенә ирешү марафон йөгереше кебек!

Хафизларны укытуны 20 чакрымлык дистанциягә марафон йөгереше дип күз алдына китерик. Әлеге ярышта теләге булган һәркем дә катнаша ала. Йөгерешнең беренче чакрымы, әлбәттә инде, һәр катнашучыны илһамландырачак. Ни дисәң дә, бу бит юл башы… 5 чакрым йөгергәннән соң, сабырлыклары азрак булган катнашучылар бирешә башлаячак һәм дистанциядән чыгачаклар. 10-нчы чакрымнан соң теләкләре һәм сабырлыклары булган, әмма ихтыяр көчләре җитеп бетмәгәннәр «хәлдән язар». 15-нче чакрым дистанция үҗәтлекләрен күрсәтә алмаганнарны алып ташлаячак, һәм озак йөгерүдән соң алар шулай ук башлаган зур юлны калдырачаклар. 20 чакрымлык дистанцияне узучылар – әлеге йөгерешне имин тәмамлаучылар – кемнәр алар? Алар – чын җиңүчеләр! Алар – төгәл итеп максат куючылар, теләкләре, мөмкинлекләре, сабырлыклары, үҗәтлекләре булган, шул ук вакытта юлларында очраган авырлыкларда сынмаган батырлар. Бер яхшы кагыйдә бар: «Кем беренче семестрда үзенең җиңүе өчен түләми, шул гомере буе үзенең уңышсызлыгы өчен түләр». Хәзер, әйдәгез, хафизларны укыту «марафонына» күчик! Әз генә булса да өйрәнергә теләге булганнар – эшкә керешәчәк. Әзрәк тырышлыгы булганнар беренче 5 битне ятлый һәм «миңа җитә дип» укуны калдыра. Омтылышлары һәм үҗәтлекләре тиешле дәрәҗәдә булмаганнар 10 биткә кадәр Коръәнне ятлар, әмма соңыннан «миннән башка булмый» дип кул селтәр. Коръән ятлаячакмын дип ният кылучылар алдан ук әлеге хезмәтнең катлаулы дистанция булуын, зур хезмәт таләп итүен аңлыйлар һәм ихлас теләк белән монда катнашалар. Алар түзем булдылар һәм барлык кыенлыкларны үттеләр. Алар үзләренең максатлары өчен тау җимерергә әзер иделәр. Максатларына ирешүчеләр шул рәвешле Коръән-хафиз дигән дәрәҗәгә иреште. Әлеге гыйлемнең махсус формуласы бармы? Марафон башланыр алдыннан катнашучыга максатын төгәл итеп куярга һәм мөмкинлекләрен бәяләргә кирәк. «ТМТ» серле формуласы бар – теләк, максат, тырышлык. Әлеге сыйфатларның барысын да үзенә җыйган кеше генә марафонда беренчеләрдән булып финиш арканын өзә алачак.
Зия Салихоглу (төрек теленнән Р.Әхмәтҗанов тәрҗемәсе)

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*