Габдел-Басит Мөхәммәд Габдүс-Самад

Габдел-Басит Мөхәммәд Габдүс-Самад (1927–1988‎) – танылган Коръән укучы (кари). Бүгенге көндә күп кенә Коръән укучылар аның стилен кабатларга тырыша. Габдел-Басит – 1970 еллар башында Коръән-хафизлар арасында беренчеләрдән булып өч дөньякүләм дәрәҗәдәге Коръән чемпионатында җиңгән бердәнбер кари.
Габдел-Басит көньяк Мисырда Армант авылында туа. Әтисе Үзәк Көрдстан көрде.
1950 елда ул Каһирәгә күченә һәм күп кенә мәчетләрдәге мөселманнарның мәхәббәтен яулауга ирешә. Бер очрашуда, «Әл-Әзхаб» сүрәсеннән аятьләрне укыгач, үзенә тиешле 10 минуттан соң тамашачылар аннан туктамавын сорыйлар, һәм ул сәгать ярымнар Коръән укый. Халык аның интонациясе, музыкаль тавышы һәм тәҗвид кагыйдәләренә (Коръән укуыннан) мөкиббән китә.
Габдүс-Самад төрле илләр буенча күп сәяхәт кыла, биредә аңа һәрвакытта да тыңлаучылары тарафыннан зур ихтирам һәм хөрмәт күрсәтелә. Аны гади кешеләр дә, принцлар да соңгы көннәренә кадәр бер үк дәрәҗәдә сәламлиләр.
Габдел-Басит Габдүс-Самад 1988 елның 30-нчы ноябрендә вафат була. Ясир, Хишам һәм Тарик исемле өч улы кала, әтисе юлыннан китеп, Ясир шулай ук кари дәрәҗәсен ала. Аның казанышлары алдында хөрмәт белдереп, шәехне искә алу гыйбадәтләре бөтен Мисыр буенча уздырыла: чараларда гади кешеләр белән беррәттән, үзләренең илләрен һәм халыкларын тәкъдим иткән чит дәүләтләрнең илчеләре дә катнаша. Бөек хафизның арабыздан китүенә карамастан, бүгенге көнгә кадәр Габдел-Басит Габдүс-Самадның Коръән укулары бөтен дөньядагы хафизларны һәм гади кешеләрне илһамландыра.

www.qari.kz материаллары буенча әзерләнде

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*