Корбан – мәрхәмәтлелек һәм тынычлык символы

• «Аллаһы Тәгалә Хәрам мәчеттәге Кәгъбәне мөселманнарга кыйбла кылды, аның белән ислам дине һәм мөселманнар каим булып яшәр, сугышу хәрам булган айларны, корбан чалуны һәм Хәрам мәчеттәге яки хаҗдагы ачык ґаләмәтләрне мөселманнар файдасына кылды. Коръәндәге бөтен хәбәрләр сезгә сөйләнә – дөреслектә, Аллаһы Тәгаләнең җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне белгәнлеген белүегез өчен, әлбәттә, Аллаһы һәрнәрсәне белүче» (5:97).
• «Аллаһы юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кеби, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһы үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһы киңлек иясе һәм барча нәрсәне белүче» (2:261).
• «Чалган корбаннарыгызның итләре вә каннары Аллаһыга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһыга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер, әнә шулай Аллаһы корбаннарны сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһыны зурлап тәкбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне җәннәт белән шатландыр!» (22:37).
• «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!» (108:2).
• «Корбан дөяләрен Аллаһы диненең галәмәтләреннән кылдык, аларда сезнең өчен дөньяда файда, ахирәткә сәваб бар, өч аякларында торган хәлләрендә бугазлаган вакытыгызда Аллаһы исемен зикер итегез, әгәр бугазлагач яннары илә җиргә төшсәләр, аларны ашагыз вә канәгатьле фәкыйрьгә вә оялып сораучы фәкыйрьгә ашатыгыз! Ул дөяләрне аяк өстендә бугазлауны бәян иткәнебез кеби аларны сезгә файдаландырдык, шаять шөкер итәрсез» (22:36).

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*