Коръән ятлый башлыйбыз…

Иң беренче чиратта Изге Коръән китабын дөрес итеп, тәҗвид кагыйдәләренә таянып укырга өйрәнергә кирәк. Әгәр кеше бер битне тиз һәм шул ук вакытта дөрес итеп укый ала икән (текст катлаулы булса, аны – 1,5 минутта, җиңел булганда 1 минут эчендә уку күздә тотыла), ул нык ышанып Коръән ятлауга керешә ала. Әмма, Коръән тиз укылмаса, ятлау эшенә керешү рөхсәт ителми, чөнки авырлыкларга очрарга мөмкин. Күп очракларда андый укучылар – теләкләре бик нык булганнардан кала – Коръәнне ахыргача ятлап бетерми.
Укучының теләге булмау әлеге зур эштә иң җитди кыенлык булып тора. Бу очракта соңгы нәтиҗә укытучының тәҗрибәсеннән тора. Тәҗрибәле укытучы булдыру бик тә мөһим, шуңа да беренче эш итеп остаз эзләүдән башлагыз.
Әлбәттә, һәркемнең дә көчле хафиз буласы килә. Максатыңа ирешү өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Хәтереңнең мөмкинлекләрен исәпкә алып, һәр кеше үзенә туры килә торган ятлау ысулын сайларга тиеш:
• Битне башыннан ахырына кадәр укырга һәм шул рәвешле ятларга.
• Бер аятьне өйрәнергә, аннары – икенчесен, аларны кушарга, аннары – өченчесен һәм шул рәвешле дәвам итәргә.
• Сүзләрне өйрәнергә, ягъни бер сүзне ятларга, аннары – икенчесен, аятьне тулысынча өйрәнеп чыкканчы сүзләрне кушып өйрәнергә.
• Битне өч яки дүрт өлешкә бүләргә, аларны аерым-аерым өйрәнергә, аннары кушарга.
• Битне ахырдан өйрәнергә, ягъни башта иң астагы аятьне өйрәнергә, аннары – киләсе аятьне һәм аятьләрне, битнең өске өлешенә җиткәнче, акрынлап кушарга.
• Язып истә калдырырга.
• Тыңлап истә калдырырга, ягъни берәр Коръән укучының аудиоязмасын тыңлап ятларга тырышырга. Гадәттә әлеге ысулны начар күрә торган кешеләр сайлый.
Бер битне башыннан ахырына кадәр уку ысулы белән ятлауга килгәндә, ятлаган вакытта битне йөз, йөз илле һәм аннан да күбрәк тапкыр укырга кирәк. Тулаем алганда, остазыгыз – хафиз – укучы өчен дәресләрне әзерләү ысулын үзе сайлап алса яхшырак булачак. Гомумән, укытучының җитди контроле астында гына укучы куелган максатына тизрәк ирешә алачак. Бертуктаусыз кабатлаулар яхшы итеп ятланган текстның сере булып тора – ятлаган вакытта битне никадәр күбрәк укысаң, шуның кадәр яхшырак истә калдырачаксың.
Әгәр син, бер яисә ярты бит ятлаганнан соң, аны хатасыз яисә һәр хәрефне дөрес итеп акрын гына да булса да укый алсаң, димәк, син аны яхшы өйрәнгәнсең. Алга таба да ышаныч белән ятлауны дәвам итә аласың – мондый ятлау җиңел генә онытылмаячак.
Хәтерең начар булуга борчылырга ашыкма, хафизларны әзерләү үзәкләрендә ун шәкерт арасында тугызының хәтере урта дәрәҗәдән түбәнрәк. Шулай ук әле яңа гына ятланган битне кабатлый алмавыңа да борчылма, кайбер кешеләргә ятланган сүрә ныклап урнашсын өчен бер төн яисә хәтта ике көн үтүе кирәк, һәм бу гадәти күренеш санала. Кайбер укучыларның хәтере Коръәннең чиреген ятлаганнан соң гына ачыла, ә кайберләренеке –Коръәннең яртысын өйрәнгәч. Шуңа да кәеф төшерергә сәбәп юк – син хафиз була алачаксың! Аллаһы Тәгаләдән теләгеңне тормышка ашыруын һәм ихласлык сора.

Камил Сәмигуллинның
«Каждый может стать Коран хафизом» китабыннан

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*