Рамазан аенда Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре тәравих намазлар уздырды

Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәген тәмамлаган хафизлар 2017 елның Рамазан аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәте юлламасы буенча республика мәчетләрендә тәравих-намазлар үткәрделәр. Үзәктән 23 Коръән-хафиз һәм 11 шәкерт имам буларак мәчетләргә юлланды. Мондый юнәлештәге эш Үзәк тарафыннан инде берничә ел рәттән алып барыла.
Рамазан ае дәвамында хафизлар, күмәк тәравих-намазлар үткәрүдән кала, балаларны шулай ук Коръән укырга өйрәтте, мәхәллә халкы белән эш алып барды һәм ифтар мәҗлесләрендә актив катнаштылар.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*