Мәскәүдә XI Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узды

2017 елның 20-нче июнендә Мәскәүдә чираттагы XI Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узды.
2017 елда Россиянең Коръәнне матур уку («Тилява») номинациясендә җиңүче исеме өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Дагыстан, Чечня, Пермь крае, Мәскәү, Кострома, Рязань өлкәләреннән барлыгы унөч катнашучы көрәште.
Конкурсның жюри әгъзалары булып түбәндәге шәхесләр билгеләнде: Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының вәкаләтле вәкиле (Генераль секретаре – Абдуллаһ ибн Али Басфар) Ибраһим Сабиров (Казан), Хаил Сәид исемендәге Коръән мәктәбенең өлкән укытучысы Малик Габдел-Малик (Йемен), Коръән кыраатлары һәм уку төрләре буенча белгеч Йосыф әд-Дандани (Йемен).
Чара кысаларында Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесенең рәисе Рушан хәзрәт Аббасов жюри әгъзасы, Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының тулы хокуклы вәкиле Ибраһим Сабировка XI Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесенең казыйлар эшендә актив катнашуы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*