Рамазаннан соң да дәвам ителергә тиешле гыйбадәтләр

1) Ир-атлар өчен: мәчеттә күмәк намазга йөрүеңне дәвам ит, хатын-кызлар өчен: намазларны вакытында укы.
2) Шәввәл аенда алты көн ураза тот. Пәйгамбәребез ﷺ «Рамазан дәвамында, соңыннан Шәввәл аеның алты көнендә ураза тотучы ел буе ураза тоткан кеше кебек булыр», – дигән.
3) Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтүеңне, гафу соравыңны дәвам ит, шул вакытта Раббың синең Рамазан уразаларын һәм тәравих намазларыңны да кабул итәр. Аллаһы Тәгаләгә һәрвакытта да зикер кылучылардан бул.
4) Көн саен Аллаһы Тәгаләне искә ал. Пәйгамбәребез ﷺ үзенең хәдисендә болай дигән: «Мөселманнарның кайсысы гына Аллаһы Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итмәсен, Аллаһы аңа сораганын (гөнаһлы эшләрдән кала) бирер, яисә (ул сораган теләк зурлыгындагы) начарлыкны аның юлыннан алып ташлар».
5) Рамазаннан соң Коръәнне яңадан укый башла, көненә нибары ун гына аять укысаң да яхшы булыр.
6) Мөмкинлек булган саен өстәмә сөннәт намазларын башкару буенча нәфесеңне күнектер: иртәнге намазга кадәр 2 рәкәгать, өйлә намазына кадәр 2 рәкәгать һәм аннан соң 2 рәкәгать, ахшам намазыннан соң 2 рәкәгать һәм ястү намазыннан соң 2 рәкәгать.
7) Пәйгамбәребез ﷺ нәсыйхәтләрен үтә. Әбү Хурайра әйтте: «Минем яраткан дустым (пәйгамбәребез ﷺ) миңа өч нәрсә васыять итте: «Ай саен өч көн ураза тотарга; ике рәкәгать Духа намазын укырга һәм йоклар алдыннан Витр намазын башкарырга» (әл-Бохари).
8) Ике рәкәгать булса да тәһәҗҗүд намазын башкару.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*