Татарстан – Коръән нурында (2017 елның май-июне)

• Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Коръән уку буенча татар мәкамнарын туплаган беренче аудиодиск әзерләп чыгарган. Эчтәлеген танылган музыка белгече-фольклорчы Эльмира Каюмова 2010-2016 елларда язып алган аутентик үрнәкләр тәшкил итә. Экспедицияләр Татарстанның 5 районына (Апас, Кукмара, Мамадыш, Саба, Тәтеш), Мари Эл һәм Удмуртия республикаларына оештырылган. Материал авылларда 1925–1960 елларда туган дин әһелләреннән (элек һәм хәзер мулла, абыстай вазифасын үтәүче кешеләрдән) һәм гади мөселманнардан тупланган. Биредә Казан татарларының Коръән уку традициясе яктыртыла.
• Рамазан ае дәвамында Татарстанның күпчелек мәчетләрендә массакүләм итфар мәҗлесләре оештырылды, шулай ук кайберләрендә ураза тотучы мөселманнар өчен сәхәр ашлары әзерләнде. Мохтаҗларны ифтар ашлары белән ашатырга теләүчеләр, азык-төлекләр өчен түләп, ифтар оештыруны үз өсләренә ала алдылар.
• Рамазан дәвамында Чистайның барлык мәчетләрендә дә Изге Коръәнне күмәкләшеп уку чарасы үтте. Шулай ук ир-атлар өчен «Әнәс» мәчетендә ял көннәрендә Коръәнне тәфсир кылдылар һәм хаталарны төзәтеп укыдылар. Мөселман хатын-кызлары «Нур» мәчетендә һәр көн өйлә намазыннан соң бергәләшеп Коръән укый алдылар.
• 2017 елның май ахырында Бөгелмә мөхтәсибәте каршында эшләп килә торган «Тәрбия» балалар төркемендә Изге Рамазан уңаеннан иртәнге аш булды. Балалар кунакларга Рамазан турында сәхнә әсәрләре күрсәтте, ислам темасына шигъри үрнәкләр сөйләде һәм Изге Коръәннән сүрәләр укыды.
• 2017 елның 26 маенда Әлмәт мөселманнары Рамазанны «Рамазанга каршы» велойөгереше белән каршы алды. Чара катнашучылары халыкка изге ай башлану турында хәбәр итте, ураза тоту кагыйдәләре турында белешмә кәгазьләре таратты һәм очраган һәр кешегә шатлыклы сәламләү һәм елмаю бүләк иттеләр.
• «Арча» радиосы 1-нче июньнән алып 30-нчы июньгә кадәр мәктәп укучылары арасында Коръән уку бәйгесе уздыра. Арча мәхәлләсе шәкертләренең Коръән уку буенча сәләтләрен радиостанциясе эфиры аша ишетеп була. Ай ахырында тавыш бирү ысулы аша җиңүчеләр билгеләнәчәк.
• Балык Бистәсе районының Юлсубино авылында җирле гаилә балалар өчен ифтар мәҗлесе оештырды. Кунакчыл Вафиннар гаиләсендә Рамазан уразасы уңаеннан оештырылган хәйрия ашына ике дистәдән артык бала җыелган иде. Авыз ачтыру мәҗлесе күмәк намаз белән башланды, соңыннан Коръән уку белән дәвам итте. Балалар Коръән түгәрәкләренә йөри, шуңа да ифтар мәҗлесендә алган белемнәрен бик теләп күрсәттеләр.
• 2017 елның 15-нче июнендә Казан теннис академиясе территориясендә V Республика ифтары узды, мәҗлестә 10 меңләп мөселман катнашты. Авыз ачтыру чарасында катнашучылар арасында күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле булганнар, ятимнәр, шулай ук җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, Россиянең, Татарстанның төрле төбәкләреннән мөселманнар бар иде.
• 2017 елның Рамазан ае дәвамында Түбән Кама җәмигъ мәчете мохтаҗларга фитр сәдакасы таратты. Бу елда мәчет активистлары җыелган хәер акчаларына азык-төлекләр алды һәм аларны төргәкләргә бүлде. Барлыгы меңнән артык махсус комплект җыелды.

Яңалыклар тасмасын әзерләүдә dumrt.ru сайты яңалыклары файдаланылды

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*