Ураза гаете белән тәбрик итәбез!

Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасы, республикабызның барлык хафизлары һәм Хаҗилар берлеге исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез – Ураза гаете белән тәбрик итәм!
Ураза тоту вакытын – Рамазан аен тәмамлый торган әлеге бәйрәм тирән рухи мәгънә, иманны ныгыту шатлыгы, әхлакый чистарыну, камилләшүне белдереп килә.
Изге Коръәндә «Хактыр ки, яхшылап пакьләнгән һәм Раббысын зикер иткән, гыйбадәт кылган кеше морадына ирешер» (87:14–15) диелгән.
Әлеге олуг бәйрәм көнендә Аллаһы Тәгалә йөрәкләребезне шатлык һәм бәхет, дуслык һәм мәхәббәт, мәрхәмәтлелек һәм кайгыртучанлык белән тулыландырсын, ниятләребезне изге гамәлләргә юнәлтсә иде.
Аллаһы Тәгалә тарафыннан ихлас гыйбадәтләребез кабул ителсен, һәрбарчабызны да Үзенең рәхим-шәфкате һәм ярлыкавы белән бүләкләсә иде.
Без – республикабыз Коръән-хафизлары – Аллаһы Тәгаләдән тоткан уразаларыбызны кабул итүен һәм ике дөнья бәхетенә ирештерүен сорыйбыз. Әлеге ай дәвамында туплаган рухи байлыгыбызны һәм чисталыгыбызны киләсе Рамазанга кадәр җиткерергә һәм киләсе ураза вакытын тынычлыкта каршы алырга өметләнәбез. Җиребезне Аллаһы Тәгалә һәрвакытта да тынычлык, бердәмлек һәм үзара аңлашып яшәү белән бүләкләсә иде! Һәрбарчабызга да тынычлык, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм чиксез бәрәкәте насыйп булсын!

Зур хөрмәт һәм изге догалар белән,
«Коръән әһелләре» газетасының баш мөхәррире Ибраһим Сабиров

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*