Хөрмәтле мөселманнар!

Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасы, Татарстан Республикасының барлык хафизлары һәм Хаҗилар берлеге исеменнән барчагызны да изге хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануын белдереп килә торган бәйрәмебез – Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Әлеге изге бәйрәм Аллаһы Раббыбызга булган буйсынучанлыгыбызны, мөселманнарның мәрхәмәтлелеген һәм юмартлыгын белдереп килә. Ибраһим галәйхиссәлам Раббысы өчен иң кадерле булган кешесен дә корбан итәргә әзерлеген күрсәтеп килгән көн. Иманыбыз ныгысын, калебләребез йомшарсын өчен, әлеге матур вә гыйбрәтле вакыйганы искә алу да җитә.
Әлеге бәйрәмебез тынычлык, изгелек һәм мәрхәмәтлелек алып килсен! Һәр йортка, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, иминлек һәм бәхет бүләк итсен!
Без – Коръән-хафизлар – Аллаһы Тәгаләдән гыйбадәтләребезне, чалган корбаннарыбызны кабул итүен, тәкъвалык, ике дөнья бәхете белән бүләкләвен сорыйбыз! Барлык мөселманнарны да әлеге изге көннәрдә күбрәк зикер кылыр өчен көч куярга, ихлас гыйбадәтләр кылырга, кылган гөнаһлары өчен тәүбә итәргә, сабырлык күрсәтергә чакырабыз.
Һәрбарчабызга да тынычлык, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм чиксез бәрәкәте насыйп булсын!

Олы хөрмәт һәм изге догалар белән,
«Коръән әһелләре» газетасының баш мөхәррире Ибраһим Сабиров

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*