Корбан чалу

Корбан чалу – сәдака бирү мөмкинлеге булган һәм үз милкеннән ятимнәр һәм ярлылар өчен өлеш чыгара ала торган мөселманнар өчен мәҗбүри йола булып тора. Корбан чалганда мөселман кешесе Аллаһыга табына, мөселманнарның иң зур бәйрәмендә – Корбан бәйрәмендә Аңа якынаерга тырыша.
Корбан буларак бары тик пар тояклы хайваннар гына сайлана – сарыклар, мөгезле эре тереклек, кәҗәләр, шулай ук дөяләр. Корбанлык хайваннарның ите өч өлешкә бүленә: бер өлеш ятимнәргә, авыру һәм олы яшьтәге кешеләргә таратыла, икенче өлеш күршеләргә, туганнарга һәм дусларга бирелә, ә өченче өлеш корбан чалган гаиләдә кала.
Дөрестән дә, Коръән китабында Аллаһы Тәгалә берничә мәртәбә кешеләрне корбан чалырга чакыра. Мәсәлән, «Әл-Кәүсәр» сүрәсендә болай дип әйтелгән: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!». Игътибар итегез, биредә намаз уку кебек фарыз гыйбадәт корбан чалу белән бер дәрәҗәгә куелган, шул рәвешле, корбан чалуның әһәмияте ассызыклана.
Намаз укуның бер шарты булып бер Аллаһыга табыну торса, корбан да Раббыбыз өчен генә башкарыла. «Әл-Әнгам» сүрәсенең 162-нче аятендә болай дип язылган: «Әйт: «Укыган намазларым вә бугазлаган корбаннарым фәкать Аллаһы ризалыгы өчен генә эшләнәләр вә тере булуым һәм үлмәклегем бөтен галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә эшедер».
Шунысы да билгеле, Аллаһы илчесе ﷺ хиҗридан соң ун ел дәвамында Мәдинәдә яшәгән һәм ел саен корбан чалган. Шуңа да Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалу җитешле тормыш алып баручы һәр мөселман кешесе өчен дә, аның кая яшәвенә карамастан, мәҗбүри булып тора. Пәйгамбәребез ﷺ әлеге йоланы үтәүне васыять итеп калдырган, шуңа да мөселманнар өчен ул мәҗбүри гыйбадәт булып санала.

Габделхак хәзрәт Саматов,
«Шәригать: вәгазьләр, хөкемнәр, фәтвәләр, сорауларга җаваплар һәм киңәшләр»

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*