«Ярдәм» мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды

2017 елның 3-нче декабрендә «Ярдәм» мәчетендә Мәүлид бәйрәме үтте, чара «Планета одежды и обуви» кибетләр челтәре җитәкчелеге тарафыннан оештырылды. Мәртәбәле кунаклар арасында Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров та бар иде.
Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көненә багышланган тантанада нәшидләр укылды, сөекле пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтелде. Бәйрәм табынына физик мөмкинлекләре чикләнгән кардәшләребез чакырылган иде. Мәүлид Изге Коръән аятьләрен уку, Мөхәммәд пәйгамбәргә ﷺ, аның гаиләсенә, нәселенә, сәхабәләренә һәм пәйгамбәребез ﷺ юлыннан баручы барлык мөселманнарга дога кылу белән төгәлләнде.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*