Булачак хафизларны бүләкләделәр

Республикабыз мәчет-мәдрәсәләре каршында бүгенге көндә утызлап Коръән түгәрәге эшли. 25-нче декабрь көнне иң актив эш алып бара торган алдынгы үзәкләрнең шәкертләрен бүләкләү тантанасы булды. Казанның «Ярдәм» мәчете һәм Биектау районындагы «Иманлы гаилә» мәчете каршындагы Коръән түгәрәкләре, шулай «Рәшидә» Коръән-хафизлар үзәге вәкилләре өчен тантаналы чаралар оештырылды. Коръән түгәрәкләренә йөрүче 60-тан артык шәкерт өчен Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектаклен куйды. Соңыннан булачак хафизларны «Азу» милли татар ашлары кафесына җыйдылар.
Чарада шулай ук Бөтендөнья Коръән-хафизлар оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров, «Коръән әһелләре» газетасының фәнни мөхәррире Илдар Хисаметдинов, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдрәшит Фәизов, Үзәкнең укытучылары Ризо Борһанов, Хәсән Хидия, Мөхәммәдәмин Довудов, Россия ислам университетының шәригать фәннәре деканы урынбасары Рәфыйк Йосыпов һәм Төркия кунаклары катнашты.
«Аллаһы Тәгалә Коръән-хафизларны зурларга чакырган, чөнки хафизлар – Аллаһы китабын күңелләрендә йөртүчеләр. Бүгенге чараны оештыручыларга – Хаҗилар Советына һәм «Азу» кафесы җитәкчелегенә – олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шәкертләребезне актив булырга, сайлаган юлыгыздан тайпылмаска чакырабыз. Киләчәктә исемнәрегезне дәрәҗәле хафизлар арасында күрергә язсын иде, Коръән тормышыгызда маяк булып торсын!» – дип җиткерде Ибраһим Сабиров.
Тантаналы чара Коръәннән сүрәләр уку һәм дога кылу белән төгәлләнде.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*