Котлау телеграммасы

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе исеменә Россия Мөфтиләр шурасы рәисе вазыйфасына янә сайлануы уңаеннан Ислам Дөньясы Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар оешмасы генераль секретаре Доктор Абдуллаһ ибн Али Басфардан котлау телеграммасы юлланган: «Хөрмәтле шәех, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин! Сезгә тынычлык, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм бәрәкәте насыйп булсын! Ислам Дөньясы Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар оешмасы хезмәткәрләре һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе вазыйфасына сайлануыгыз белән тәбрик итәм. Әлеге вакыйгага ихластан шатландык, Аллаһы Раббыбыз Сезгә сәламәтлек, Үзенең ярдәмен бирсен һәм эшләрегезне хәерле кылса иде!»

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*