Казанда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте

2017 елның 22-нче ноябрендә Казанда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле, Коръән-хафиз Ибраһим Сабиров чарага жюри буларак чакырылды. Жюри составында шулай ук Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, Коръән хафизлар әзерләү Бөтендөнья оешмасы (Җиддә шәһәре, Согуд Гарәбстаны корольлеге) вәкиле шәйх Хәсән Хәдия, Казан ислам университеты Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, әлеге үзәкнең әйдәп баручы белгече Мөхәммәд Ризо Борһанов бар иде.
Коръәнне яттан белүчеләрнең республикакүләм бәйгесендә Татарстанның 5 казыятеннән 17 вәкил катнашты. Җиңүчегә иң зур бүләк – хаҗга юллама. Аны Казаннан Азат Һадиев отты. 2-нче урынны Казаннан Закариё Борһановка тапшырдылар, 3-нче урынны Әлмәт шәһәреннән Алик Яушев алды.
«Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының генерал секретаре Абдуллах ибн Али Басфар исеменнән сәламләргә һәм оештыручыларга, катнашучыларга, чара кунакларына рәхмәт сүзләрен ирештерергә рөхсәт итегез. Бәйге дәвамлы булсын, яңа хафизларны әзерләргә ярдәм итсен, Коръән юлында булучы яшьләргә канат бирсен», – дип билгеләп үтте Ибраһим хәзрәт Сабиров.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*