Коръән-хафизлар «Рәшидә» Коръән үзәгендә булып кайттылар

2017 елның 4-нче ноябрендә Коръән-хафизлар «Коръән әһелләре» газетасының фәнни мөхәррире, ТР атказанган табибы Илдар Хисаметдинов белән «Рәшидә» Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә булып кайттылар. Очрашу барышында булачак хафизларга хәләл сыер итләре тапшырылды.
Хафизлар Коръән уку этикасы буенча дәрес үткәрде һәм сорауларга, шул исәптән медицинага кагылышлыларга да җавап бирделәр. Изге Коръәнне ятлау методлары һәм этикасы буенча чаралар даими рәвештә уздырылып килә, киләчәктә Мөхәммәд пәйгамбәребез ﷺ медицинасы буенча да лекцияләр уздыру көтелә.
Коръән ятлаучы яшьләр Хаҗилар Шурасына кышкы аяк киемнәре һәм җылы өс киемнәре алуда ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Якын көннәрдә әлеге исемлек Хаҗилар Шурасына тапшырылачак.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*