Мәскәүдә Коръән бәйрәме узды

2017 елның 8-нче октябрендә Мәскәүнең Crocus CityHall концерт залында Халыкара «Коръән бәйрәме» үтте. Бәйрәм кысаларында XVIII Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсы узды. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре Советы рәисе шәех Равил Гайнетдин 18 ел рәттән конкурсның президенты булып тора.
Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров һәм Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле Хәсән Әл-Хәдия бәйгедә жюри буларак катнаштылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу елгы бәйге Бахрейн Короле Хәмәд бин Иса Әл-Хәлифә ярдәмендә узды.
Экология елына багышланган быелгы конкурста дөньяның 30-дан артык иленнән танылган Коръән укучылар катнашты. Алар «Тилява» – Изге Китапны матур уку номинациясендә көч сынаштылар.
«Коръән бәйрәме» кысаларында хаҗ, гомрә, Марокко һәм Төркиягә (Истанбул) сәяхәтләр уйнатылды.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*