Сорауга 2017 елгы Республикакүләм Коръән укучылар конкурсы җиңүчесе, Коръән-хафиз Азат хәзрәт Һадиев җавап бирә: – Булачак хафиз Коръән ятлауга тотыныр алдыннан нинди беренче адымнар ясарга тиеш?

– Беренчедән, ихлас ният һәм Коръәнгә зур мәхәббәт булырга тиеш. Ниятегез бары тик Аллаһы ризалыгы, Аның рәхим-шәфкатенә ирешү өчен генә булырга тиеш. Аятьләрне мәгънәләре белән истә калдыру өчен, кулдан килгәнчә гарәп телен өйрәнегез. Шулай ук Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре нигезендә дөрес итеп укый белү зарур. Тагы шуны да исәпкә алырга кирәк – Коръән ятлау бер генә елга бармаячак, шуңа да авырлыкларга әзер булу сорала. Булачак хафизга туганнары ярдәм күрсәтергә тиешләр. Әлеге зур эштә Аллаһыга таянырга кирәк, бу гамәлнең зур җаваплылык булуын онытырга ярамый. Аллаһы Тәгаләдән Коръән ятлауда җиңеллекләр сорагыз, истигфар (тәүбә кылу) кылыгыз, Аллаһы Тәгалә Изге Китапны ятлауда булышмый калмас.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*